Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.10.2015

Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлеге рейтингында үз позицияләрен яхшыртты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлеге рейтингында үз позицияләрен яхшыртты. Ул Кемерово өлкәсе губернаторы белән 5 нче һәм 6 нчы урыннарны бүлешеп, бер баскычка күтәрелде.

Гражданлык җәмгыятен үстерү фондының губернаторлар нәтиҗәлеге рейтингының унынчы чыгарылышы дөнья күрде. Рейтинг Социологик тикшеренүләр фондының "Җәмәгатьчелек фикере" һәм эксперт бәяләүләре, РФ Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары, Россия төбәкләренең социаль хәле күрсәткечләре, РФ субъектларындагы икътисади вазгыятькә бәяләмә, төбәкләр башлыкларының эшчәнлекләренә анализ буенча төзелгән.

Гомумән, рейтингның беренче егермелеге төркем эчендә генә беркадәр үзгәреш белән тотрыклы кала, дип билгеләп үтә рейтинг төзүчеләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20