Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2015

Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингы бишлегенә кергән

Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингы бишлегенә кергән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингында үз позициясен саклады. Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды рейтингның сигезенче чыгарылышын тәкъдим итә.

Рейтингны төзегәндә “Җәмәгатьчелек фикере” фондының «Георейтинг» тикшерү мәгълүматлары, Россия Дәүләт статистикасы федераль хезмәте материаллары буенча төбәктәге икътисади хәлгә бәяләмә, “Илкүләм мониторинг хезмәтенең медиа-нәтиҗәлелек индексы, эксперт бәяләүләре һәм Россия төбәкләренең социаль хәле күрсәткечләре исәпкә алынган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рейтингның беренче төркемендә Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев белән бер үк төрле балл (75 баллдан артык) белән 4-5 урыннарны булеште.
Рейтинг тарихында беренче тапкыр лидер алмашты. Беренче урынны Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов, икенче урынны рейтингта лидерлык иткән Ямал-Ненецк автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкин алды. Бу Гомумроссия халык фонды тикшерүләре вакытында төбәк җитәкчелегенең үз мәнфәгатьләрендә VIP-чартерларны еш куллануын ачыклану белән дә бәйле. Кобылкин Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко белән 2-3 позицияне бүлешкән, дип хәбәр итә Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20