Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2016

Рөстәм Миңнеханов импорт товарларны үзебезнекенә алмаштыруны мәгълүмати куркынычсызлык тәэмин итүдәге мөһим бурыч дип атады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чабаксарга эш сәфәре кысаларында, РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Россиянең ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның дәүләт органнары эшендә мәгълүмати куркынычсызлык тәэмин итү турындагы уртак киңәшмәсендә катнашты. Чарада шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, РФ нең төрле субъектлары башлыклары катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Көн үзәгенә дәүләт органнары эшендә мәгълүмати куркынычсызлык тәэмин ителеше, көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә экологик куркынычсызлык тәэминаты мәсьәләләре куелган иде.

Киңәшмәне ачып, Михаил Бабич билгеләп узганча, ел саен Идел буе федераль округында компьютер һөҗүмнәре һәм йогынтылары очраклары ныклы үсеш алуы теркәлә. 2015 елда аларның саны 190 млн чамасы тәшкил иткән. Киберһөҗүмнәрнең 80 проценты дәүләт хакимияте органнары мәгълүмат ресурсларына туры килә. "Моннан тыш, агымдагы вазгыятькә бәя бирүдән күренгәнчә, хәзергә кадәр мәгълүмати системаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычларын тоткарлаучы җитди рисклар һәм янаулар саклануына дәлил булып тора. Барыннан да элек, бу квалификацияле белгечләр булмавына бәйле. Башкарма хакимиятнең төбәк органнарында һәм җирле үзидарә органнарында мәгълүматлар саклауда 1672 белгеч эшли. Аларның бары тик 26 проценты гына штат расписание буенча хезмәттә һәм бары тик 6 проценты гына профильле белемгә ия", - диде РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Аның сүзләренчә, бүген дәүләт органнары хезмәткәрләре электрон хатларны һәм эш документларын саклау өчен чит илләрдәге электрон сервистан куллана. Россия системаларының булмавы һәм функциаль мөмкинлекләре чикле булу чит ил технологик платформаларын алыштыруны катлауландыра, дип саный М.Бабич.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясады. Ул ТРда мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә, дип билгеләп үтте. Республикада дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләренең компьютер грамотлыгын күтәрү буенча даими чаралар үткәрү турында карар кабул ителгән. "Мөһим сәнәгать объектларын саклауны көчәйтү буенча актив эш алып барыла", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алмаштыру сәясәтен чынга ашыру - мәгълүмати куркынычсызлык тәэмин итүдә өстенлекле бурычларның берсе, нәкъ менә Россия IТ һәм интернет-компанияләре продуктларын һәм хезмәтләрен кулланырга кирәк. Иннополис шәһәренә зур өметләр баглана, анда заманча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белем бирә һәм фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә торган Университет һәм МИЗ эшли. Республикада кадрлар мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, диде Рөстәм Миңнеханов. Республиканың әйдәп баручы вузларында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә белгечләр, бакалаврлар әзерләнә. Мәгълүматны техник саклау буенча белгечләрнең квалификацияләрен күтәрү курслары даими үткәрелә.

РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә экологик куркынычсызлык тәэминаты турында билгеләп үткәнчә, бүгенгә Идел буенда җыелган калдыкларның гомуми күләме 2,5 млрд тонна тәшкил итә, аның бары тик өчтән бер өлеше генә зарарсызландырыла. Төп проблема каты көнкүреш калдыклары полигоннары тулы булуда, шулай ук чүп-чар артуда. Н.Патрушев сүзләренчә, экологик куркынычсызлык афәтен киметү чараларын эшләргә кирәк. Шулай ук каты көнкүреш калдыкларын юкка чыгарганда һәм күмеп куйганда экологик һәм санитар таләпләр үтәлешен күзәтүне көчәйтү зарур.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20