Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2015

Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында чәчү кампаниясе темпларын киметмәүне йөкләде

 Һәрбер матур көнне хәзер язгы кыр эшләренә сарыф итәргә, алынган темпларны киметмәскә кирәк. Бу хакта Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыклары оешмалары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Искәртеп үтик: бүген көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы муниципаль районнарына эш буенча сәфәр чыгып, аларда язгы кыр эшләре белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Кама Тамагы районы хуҗалыклары башлыклары Р.Миңнехановка кырдагы вазгыять турында сөйләде, көзге уҗымнарның торышына үз фаразламаларын бирде. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, үз чиратында, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы техникасы тәэминаты турында кызыксынды. Иске Кази авылында Р.Миңнеханов 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәге (авыл клубы) төзелешен карады. Объектта эшләр 2014 елның декабрендә башланган булып, аны быел августта файдаланышка тапшыру күздә тотыла. Р.Миңнехановка хисап тотуларынча, объектны вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге бар: төп эшләр тәмамланган, эчке эшләр башкарыла. Әлеге күп функцияле үзәктә Иске Кази авыл җирлеге башкарма комитеты, авыл китапханәсе, авыл клубы урнаша.

Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районының Караталга авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Гәрәев янында булды. Татарстан лидеры ветеранны якынлашып килгән Җиңү көне белән котлады, чәй табынында гәпләшеп утырды, шулай ук Мансур Гәрәевкә бүләк тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20