Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.07.2016

Рөстәм Миңнеханов Казан башкарма комитетын тәнкыйть утына тотты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре башкарма комитетын су саклау зоналарын төзекләндерү эшләрен башламаган өчен тәнкыйть утына тотты. Ул видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсе барышында башкарма комитет җитәкчелегеннән Кабан күлен төзекләндерү эшләренең ни өчен әлегә кадәр башланмавын сорады.

"Төзекләндерү эшләре өчен акча бүлеп бирелгән. Җәй үтеп бара, ә сездә эш документлары да юк хәтта. Ни өчен сез берни дә эшләмисез? Әйтер сүзем юк. Әлеге акчаларны башка шәһәргә дә бирергә була иде, әмма Казан - безнең башкалабыз", - диде Р.Миңнеханов.

Ул проект буенча карар кабул итәргә бер атна вакыт бирде һәм Әлмәттә тормышка ашырылган шәһәр күлен төзекләндерү һәм ял зонасын төзү проектын үрнәк итеп китерде.

Искәртеп узабыз: 2016 елда су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 20 муниципаль берәмлектә 21 объектны тәртипкә китерү каралган. Эшләр, Казаннан кала, бөтен районнарда башланган. Бер объект - Әлмәттәге шәһәр күле һәм пляж файдалануга тапшырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20