Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.06.2015

Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетына нигез салынуга 125 ел тулу тантанасында катнашты

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетының (КХТИ) 125 еллык юбилее уңаеннан, тантаналы чара узды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Кунакларны башта Камал театры каршында төзелгән сәхнәдә студентларның иҗат төркемнәре чыгышлары каршы алды. Бәйрәмгә Казанның танылган "Большой куш" төркеме дә чакырылган иде. Театр фойесында әлеге федераль югары уку йортының төрле өлкәдә булган уңышларын чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. Тантананы ачып җибәргән университет ректоры Герман Дьяконов сүзен бәйрәмгә килүчеләргә, аеруча Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтүдән башлады. "Кунакларның кайберләре бик ерактан килгән. Безне белүләре, истә тотулары - бик күңелле күренеш", - диде ул һәм 5 ел эчендә университет кичергән үзгәрешләргә тукталып узды.

"Университетка республика ярдәме белән 2 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Без тикшеренүләр үткәрү өчен заманча җиһазлар сатып алдык. Ярты миллиард сумга университет вәкилләре чит илләргә стажировкаларга барды", - диде ул. Ректор хәбәр иткәнчә, университетта бюджет урыннары 2 мең урынга арттырылган, чит илдән килеп укый торган студентлар күләме исә 1,8 мең кешегә җиткән. Герман Дьяконов университетка 2 спорт мәйданчыгы бирелүен, Казаннан ерак түгел генә урнашкан лицей-интернат булдырылуын, Татарстан башкаласының Зорге урамында кулинария лицееның университет карамагына күчүен зур бүләк дип атады. Сүз уаеннан, бүген әлеге лицей территориясендә университетның яңа тулай торагы төзеләчәк.

Сүзен ректор Рөстәм Миңнехановка сентябрь аенда булачак сайлауларда актив булырга вәгъдә биреп тәмамлады. "Безгә Сезнең белән эшләве бик җайлы, алга таба да Сезнең белән эшлисе килә", - диде Г.Дьяконов.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов: "Әгәр Казан дәүләт химия-технология университеты булмаса, без нәрсә эшләр идек икән, белгечләрне каян алыр идек? Татарстанда ачылган һәр заводта югары дәрәҗәдәге белгечләр эшли, алар сезнең арада да белем ала, - диде һәм авыр заманаларда да университетның дәрәҗәсен саклап калган галим ветераннарга рәхмәт әйтте. - 90 нчы елларда университет дәрәҗәсен саклап кына калмады, ә тагын да арттырды: ул илкүләм тикшеренү университеты исемен алды. Бу үзен аклый да, чөнки Татарстан ул - нефть химиясе үзәге. Сезнең университеттан кала моны күз алдына да китерү мөмкин түгел", - диде.

Татарстан лидеры университетның Татарстан өчен бик мөһим булуына һәм аның студентларын чит төбәкләрдә дә белүләренә басым ясады. "Сезнең студентларыгызны Россиянең башка төбәкләрендә дә беләләр һәм без моның белән горурланабыз", - дип чыгышын тәмамлады Рөстәм Миңнеханов. Ул бүгенге тантанада фән өлкәсендә зур казанышлары булган кайбер галимнәргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары һәм парламент депутатлары, министрлыклар вәкилләре, галимнәр, югары уку йортлары ректорлары һ.б.лар катнашты.

Бәйрәм тантанасы концерт һәм салют белән тәмамланды.

Искәртеп үтәбез: Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты - Казан дәүләт химия - технология институтының тарихы патша Александр III заманына барып тоташа. 125 ел элек 25 июнь көнне ул Казан сәнәгать училищесын булдыру турындагы Указга имзасын сала. 1919 елда исә училище Казан политехник институтына әверелдерелә. 1930 елда әлеге институтның химия факультеты нигезендә Казан химия-технология институты (КХТИ) барлыкка килә. 1992 елда С.М. Киров исемендәге институт Казан дәүләт технология университеты дип үзгәртелә. 2010 елда, РФ Хакимияте Карары белән, КХТИга илкүләм тикшеренү-технологик университеты исеме бирелә. Университетта хәзер 27 меңләп студент һәм аспирант белем ала. Аларга 300 ләп профессор һәм 1 меңләп фәннәр кандидаты белем бирә.  

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20