Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2015

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты. Әйтергә кирәк, бу Мәскәү өлкәсе делегациясенең Татарстанга беренче рәсми визиты.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, төрле тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Очрашу кысаларында Татарстан һәм Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Рөстәм Миңнеханов очрашуның башында республика тарафыннан икеяклы хезмәттәшлеккә карата кызыксыну булуын, төрле юнәлешләрдә үзара эшчәнлек өчен мөмкинлекләр җитәрлек булуын билгеләп узды. “Безгә ничек үсеш алачагыбызны аңлау бик мөһим. Моның өчен яхшы инвестицион мохит тудырырга кирәк”, - диде ТР лидеры. Ул Татарстанның төрле өлкәләрдә ирешкән казанышларына кыскача тукталып, республиканың пластмасса, синтетик каучук җитештерү буенча алга киткәнен, республиканың автомобиль төзелеше, нефть химиясе сәнәгате һәм башка өлкәләрдә үсеш алганын, авыл хуҗалыгы тармагында гаилә фермалары эшчәнлеге киң җәелдерелүен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, мәгариф өлкәсендә югары уку йортлары санын кыскартып, аларда белем бирү сыйфатын арттыруга йөз тоткан эшчәнлек алып барылуы турында белдерде. Татарстанның 2019 нчы елда WorldSkills Competition-2019 чемпионатын үткәрү хокукын отканын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә 100 мең татар яшәвен шәрехләп үтеп, төбәктә губернатор ярдәме белән Сабан туе яхшы узуын ассызыклады. “Мәдәниятне, элемтәләрне саклап калу бик мөһим, моны игътибар үзәгендә тотабыз”, - дип, Р. Миңнеханов милләттәшләр белән багланышларны югалтмау әһәмиятенә ишарәләде.

Андрей Воробьев Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итү, якты йөз өчен рәхмәтен җиткерде. “Берничә сәгать эчендә киң кунакчыллыкны тойдык”, - дип белдерде Мәскәү өлкәсе губернаторы.

Ул Татарстанның алдынгы төбәк булуын ассызыклап: “Бүген Татарстан зур алгарышка иреште. Күп кенә федераль программаларны, проектларны гамәлгә ашырганда Татарстанны еш кына үрнәк итеп күрсәтәләр. Моңа калыплашкан, профессиональ эшчәнлек нәтиҗәсендә ирешелгән, дип саныйм. Республикада үз максатына ничек ирешәсен төгәл белгән команда эшли, шуңа күрә безгә тәҗрибә алмашу бик кызык”, - дип билгеләп үтте Андрей Воробьев. Ул Мәскәү өлкәсенең дә зур потенциалга ия булуын билгеләп узды. “Без икътисади күрсәткечләр буенча да алдынгы төбәкләр бишлегендә. Икътисади үсешне тәэмин итү, территориянең потенциалын ачып бирә белү – һәр төбәк җитәкчесенең бурычы”, - диде Воробьев.

Андрей Воробьев очрашудан соң журналистларга билгеләп узганча, бүгенге очрашу яңалыклар белән уртаклашып, ниндидер катлаулы бурычларны хәл итәргә, яңа эшчәнлек юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Губернатор Татарстанның күп кенә күрсәткечләр буенча лидер булуын билгеләп узды. “Еш кына Татарстан Республикасы төрле юнәлешләрдә үрнәк итеп күрсәтелә. Безнең бурыч – шуңа тиңләшү, без дә шәһәрләрдә, территорияләребездә җитди уңай үзгәрешләр булуын телибез, бу юнәлештә теләкләребез охшаш”, - дип белдерде губернатор.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенең куәтле фәнни-белем бирү һәм сәнәгать үзәге булуын билгеләп үтте. “Күп кенә юнәлешләр буенча бергә эшлибез, әмма бу потенциал тагы да күбрәк, шуңа активрак эшләргә кирәк. Төбәкләр арасында товар әйләнешен алсак, ул 30 млрдтан алып 50 млрд сумга кадәр тибрәлә, - дип, ТР лидеры аның күләмен тагын да арттырырга җирлек булуына ишарәләде. – Без – әйдәп баручы субъектлар, төбәк, муниципалитетлар белән идарә итүдә һәр төбәкнең үз үзенчәлекләре, уңай тәҗрибәсе бар, шуларны өйрәнергә кирәк”.

Ул, шулай ук, Татарстан белән Мәскәү өлкәсендә спорт үсешенә дә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. “Мәскәү өлкәсендә яшәүче 100 мең татарның да үз мәдәниятен онытмавын телибез. Эшләнмәләр бик күп. Бүген төзелгән килешү барлык юнәлешләрдә тагы да нигезлерәк төстә эшләргә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, бүген төрле тармак җитәкчеләре, белгечләр дә үзара аралашачак, фикер алышачак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Казанга сәфәре кысаларында делагация әгъзалары IT-парк, “Химград” технопаркы эшчәнлеге белән танышачак, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатор кампусына һәм “Медицина фәне үзәге” Төбәк медицина симуляторлары инжиниринг үзәге “Эйдос”ка барачак.

Белешмә өчен. Татарстанның “КАМАЗ” ААҖ, “ПО ЕлАЗ” ААҖ, “Булгарпиво” ААҖ, “Түбән Кама шина”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ, “Татспиртпром” ААҖ, “Нәфис косметикс” ААҖ, “Татхимфармпрепараты” ААҖ, “Казанның синтетик каучук заводы” ААҖ, “СПАРТАК” аяк киеме фабрикасы” ААҖ һәм башка предприятиеләре Мәскәү өлкәсе белән хезмәттәшлек алып бара.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20