Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.09.2015

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Салават күпере» торак комплексы төзелеше белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Салават күпере» торак комплексы төзелеше белән таныштыТатарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда «Салават күпере» торак комплексында булды.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар озата йөрде.

Торак комплексының төзелеш мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов өчен кыскача презентация уздырдылар, шул чакта торак комплекс кварталлары турында, торак фонды күләме турында, торакны гамәлгә кертү сроклары турында сөйләделәр.

Ел азагына кадәр кайбер йортларны файдалануга тапшыру күз алдында тотыла, бүгенге көнгә төзелеш тәмамлану стадиясендә, дип хәбәр иттеләр Рөстәм Миңнехановка төзелеш алып баручы компанияләр вәкилләре. Торак комплекста шулай ук социаль инфраструктура объектлары – балалар бакчалары һәм гомуми белем мәктәпләре төзелә.

Рөстәм Миңнехановка инженерия челтәрләрен тоташтыруның барышы турында сөйләделәр. Комплекс йортларының берсендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм аны озата йөрүче затлар эчке эшләр тәмамланган бер фатирны карап чыктылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртәбез: «Салават күпере» торак комплексы – эконом-класс рәвешендәге зур торак проекты, ул Казанның Киров районында төзелә, мәйданы - 360 га. Торак комплексы «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешма механизмнары аша алып барыла.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20