Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2015

Рөстәм Миңнеханов Казанда уздырылачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча XVI чемпионат үткәрүгә әзерлеккә багышланган киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте йортында уздырылды.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, узган атнада 2015 елда Казанда булачак чемпионат ярышлары узачак объектларны карап чыкканнар. Хәзерге вакытта объектларда аларны тәртипкә китерү, кисәтүләрне бетерү эшләре башкарыла.

Төп доклад белән "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты 24 июльдән 9 августка кадәр уздырылачак.

Чемпионат кысаларында барлыгы 8 спорт объекты җәлеп ителәчәк, шул исәптән 4 ярыш объекты. Алар арасында Спортның су төрләре сарае, ватерполо аренасы, "Kazan Arena" стадионы, шулай ук 4 күнекмә объекты («Акчарлак», «Буревестник», «Олимп», «Оргсинтез» ябык йөзү бассейннары). Моннан тыш, чемпионатны үткәрү кысаларында Универсиада авылы, Халыкара мәгълүмати үзәге, "Татнефть-арена" боз сарае да җәлеп ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов объектларда янгын сигнализациясе эшен тикшерергә, территорияләрне тәртипкә китерү буенча алынган кисәтүләрне бетерергә, видеокүзәтү системасы эшен тәэмин итәргә кушты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  Татарстан лидеры ассызыклаганча, куркынычсызлыкка кагылышлы барлык сорауларны хәл итү аеруча мөһим.              

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20