Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.01.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Кулланучылар кооперациясе системасына әйләнеп кайту – тормыш агымында туган ихтыяҗ”

Рөстәм Миңнеханов: “Кулланучылар кооперациясе системасына әйләнеп кайту – тормыш агымында туган ихтыяҗ” Бүген Казанда Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми җыелышы узды. Кулланучылар җәмгыятьләренең 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

Төп доклад белән Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов хисап тотты. “Узган елда Татарстан Кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз) советы һәм идарәсе куллану кооперациясен үстерү, район кулланучылар җәмгыятьләре һәм авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгырту буенча эшчәнлеген дәвам иттерде”, - дип башлады ул сүзен.

Мәхмүт Фәттахов әйтүенчә, республика җитәкчелеге тарафыннан ел дәвамында кулланучылар кооперациясе эшчәнлегенә җитди игътибар юнәлдерелгән. Терлекчелек продукциясен әзерләү һәм технологик җиһаз сатып алуга субсидияләтә ярдәм күрсәтелгән, ярминкәләр уздыру өчен тотылган чыгымнарның бер өлеше кайтарылган. Аз халыклы торак пунктларга барып сату өчен, 100 автокибет бүлеп бирелгән, аларның 83е инде сатып алынган.

Башкарма хакимиятнең җирле органнары төзегән график буенча, кулланучылар кооперациясе көче белән, стационар сәүдә челтәре булмаган барлык торак пунктларга йөреп чыгу гамәлгә ашырылган. Алар тарафыннан авыл халкына 21 миллион сумлык кирәк-яраклар сатылган.

2014 нче елда куллану кооперациясе системасы эшчәнлегенең гомуми күләме 16 миллиард 22 миллион сумны тәшкил иткән, 2013 нче ел белән чагыштырганда, үсеш 1 миллиард 640 миллион сумга тәңгәл. Кулланучылар кооперациясенең 17 оешмасы эшчәнлекнең тотрыклылыгына һәм күрсәткечләрне арттыруга ирешкән. Югары Ослан, Буа, Алексеевск район җәмгыятьләре шулар исәбендә. Ә 12 оешма, кызганычка каршы, эшчәнлек күләмнәренең кимүенә юл куйган. Болардан Чүпрәле, Алабуга, Саба, Чистай районнарын атап узарга була.

2014 нче елда Татпотребсоюз Россия һәм Татарстанның барлык дәрәҗәдәге бюджетларына 265 млн сум күләмендә салым һәм җыем түләгән.

“Кулланучылар җәмгыятьләренең керемлелеге дәрәҗәсендә транспорт чыгымнары аеруча тискәре чагылыш таба. Әгәр барлык предприятиеләребез чыгымнарны Саба район кулланучылар берлеге кебек сарыф итәргә өйрәнсә, без 23 миллион сумны янга калдыруга ирешер идек”, - дип ассызыклады Мәхмүт Фәттахов. Аның әйтүенчә, транспорт чыгымнарының артуына ерак урнашкан һәм аз халыклы торак пунктларда табыш китерми торган кибетләрне тоту тискәре йогынты ясаган. Күпчелек районнар сарыф ителгән акчаның бер өлешен район бюджеты хисабына кайтарган, былтыр барлыгы 4 млн 613 мең сумны нибары 9 муниципаль район кайтарган. Район кулланучылар җәмгыятьләренең күп кенә җитәкчеләре район үзәгеннән 11 км урнашкан торак пунктларга товар илтүгә киткән чыгымнарны да кайтаруны көтә. Баксаң, автокибетләрне файдалануга тотылган чыгымнарны газ ягулыгына күчеп тә акчаны янга калдырырга мөмкин. Чагыштырып карасак, көненә 300 км ара узасы булуын исәптә тотсак, 2178 сумлык бензин кирәк, елга ул 653 мең сум тәшкил итә, ә газ ягулыгына күчкән очракта, чыгымнар 2 мәртәбә кими.

“Электр энергиясен рациональ куллану проблемасы да гаять актуаль санала. Кайбер район җәмгыятьләре җитәкчеләре, никтер, моның әйләнештәге акчаларны саклауның мөһим чыганагы булуын аңлап җиткерми. Электр энергиясеннән Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте дәрәҗәсендә файдалану 19 млн сумны янга калдырырга мөмкинлек бирер иде”, - дип билгеләп узды Мәхмүт Фәттахов.

Идарә рәисе белдергәнчә, илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы нигезендә, безнең илдә җитештерелә торган продуктлар өлешен 95 процентка җиткерү бурычы күздә тотыла. Былтыр ел дәвамында һәр йорттан уртача 15,7 мең сумлык артык калган авыл хуҗалыгы продуктлары һәм чимал сатып алынган. “Ел башында без республиканың барлык районнарында әзерләү эшчәнлеген торгызу турында килешкән идек, әмма 8 районда бу хезмәтләр булдырылмады”, - дип зарланды М. Фәттахов.

Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперацияләренең һәрвакыт социаль юнәлешкә йөз тоткан система булганын искәртте. “Кооператорлар халыкның иң аз керемле өлеше - авыл халкы белән эшли, табыш китерми торган кибетләре һәм предприятиеләре бар. Без сезгә бу өлкәдәге эшегез өчен рәхмәтлебез”, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы.

Президент бүгенге көндә азык-төлек товарларына кертелгән санкцияләр шартларында безнең товарларыбызны куллану базарына чыгару мөмкинлеге туганын искәртеп узды. “Әлбәттә, яңа вәзгыять кысаларында мөнәсәбәтне үзгәртеп, гадәтләнгән базарда гына калмыйча, яңа базарларда да урын эзләргә кирәк. Бу процесска шәхси хуҗалыкларны, фермерларны җәлеп итү зарур”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрдә катнашучы район башлыкларына, кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләренә аерым рәхмәтен җиткерде. “Бу безгә куллану базарында бәяләрне тотрыклы итәргә, халыкны сыйфатлы һәм бәясе ягыннан үтемле продукт белдән тәэмин итәргә ярдәм итте”, - дип билгеләп узды ул.

Алга таба республика җитәкчесе чыгышында кулланучылар кооперациясе системасын камилләштерү буенча яңа бурычларны билгеләде. “Урыннарда калыплашкан эш булуы зарур. Бүген, кызганычка каршы, 16 районда үзәкләштерелгән куллану кооперациясе юк, анда активлар шәхси кулларга күчкән”, - дип, әлеге процессның ни дәрәҗәдә законлы төстә булуын җентекләп тикшерүне Президент ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Кулланучылар берлеге җитәкчелегенә, башка профильле ведомстволарга, шул исәптән прокуратурага йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге җыелышта күп кенә муниципаль берәмлекләрнең видеоконференция режимында катнашуын искәртеп үтте. Ә менә куллану кооперациясе системасы булмаган район вәкилләре бирегә чакырылган. “Куллану кооперациясенә әйләнеп кайту минем үҗәтлегем түгел, бу - тормыш агымында туган ихтыяҗ. Сезнең территорияләрегездә яшәүче халык өчен бу гаять әһәмиятле. Бу проблеманы хәл итүнең бүтән юлы юк, үзәкләштерелгән куллану кооперативлары системасы булырга тиеш, аны бар җирдә дә торгызырга кирәк, без моңа теләктәшлек итәргә тиеш, чөнки анда безнең халык яши. Кибет тоту отышлы булмаса, андый авылларга товар барып сатырга кирәк. Күз алдыгызга китерегез: сез акчалы, үзегезгә кирәкле әйберне Казанга килеп аласыз, ә авыл халкы арасында бер кибеткә барырга зар булганнар бар”, - дип аңлатты Президент.

Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларның потенциалы зур булуын билгеләп узды. “Бүген авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Әгәр дә без шул продукцияне сату базарларын тапсак, аны җитештерүне күпкә арттырып булыр иде. Бу юнәлештә билгеле бер адымнар ясала, Агросәнәгать парклары бар, әмма тагын да системалы эш кирәк. Иң әһәмиятлесе – куллану кооперативлары үз территориягез мәнфәгатьләренә хезмәт итәрлек, файда китерерлек урын булырга тиеш”, - диде ул. Куллану кооперативлары системасының һәркайда да торгызылу мәсьәләсен контрольдә тотуны ул ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, куллану кооперацияләре яңа дәрәҗәгә чыгарга, продукциясен читкә чыгару турында уйланырга тиеш. Әлбәттә, сүз сәүдә челтәрләренә чыгу турында бара. “Бүген шәхси хуҗалыклар, кайдандыр читтән кертелә торган товарларга караганда, сыйфаты ягыннан күпкә яхшырак товарлар тәкъдим итә”, - дип билгеләп үтте ул. Президент фикеренчә, шушы эшне алып барырга сәләтле кешене табу – иң мөһиме. Яхшы күтәреп алырлык эш булса, республика җитәкчелеге теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итәргә әзер.

Товар әйләнеше ел дәвамында 16 млрд сум булса да, Президент әйтүенчә, бу әллә ни мактанырлык сан түгел, моңа нисбәтле нәтиҗәлелекне арттырырга кирәк. Менеджерларны җәлеп итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. “Безгә федераль челтәрләргә үтеп керү әһәмиятле. Шул хакта уйланырга кирәк. Татарстан продукциясенең бер исем астындагы бердәм маркасын уйлап табарга кирәк”, - дип, ул, беренче чиратта, Мәскәүдән башларга киңәш бирде.

Әзерләү күләмнәрен арттыру мәсьәләсенә тукталып, ул хәзер халыкның төрле җиләкләрне, сихәтләндерүче үләннәрне бик кызыксынып алуын билгеләп үтте. Бу кызыклы бизнес булыр алыр иде, дип саный Татарстан Президенты.

Кадрлар әзерләүгә килгәндә, Р.Миңнеханов уку йортларында максатчан төстә белгечләр әзерләү заруриятен ассызыклады. Әйтик, йон һәм башка тукымалар җитештерүче белгечләрне әзерләү яхшы булыр иде.

“Куллану кооперациясе системасының киләчәктә тагын да куәтлерәк булсын иде”, - дигән теләктә калды Президент һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20