Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.08.2015

Рөстәм Миңнеханов - "МАКС-2015" XII Халыкара авиакосмик салонында

Рөстәм Миңнеханов - "МАКС-2015" XII Халыкара авиакосмик салонында  Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә "МАКС-2015" XII Халыкара авиакосмик салоны ачылды. Быел Россия авиасәнәгате казанышларының әлеге зур күргәзмәсендә Россиядән 700дән артык һәм чит илләрдән 30 компания катнаша. Алар арасында берләштерелгән авиатөзлеш корпорациясе дә бар, аңа, шул исәптән, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, шулай ук "Ростех" дәүләт корпорациясенең "Россия вертолетлары"/"Вертолеты России" холдингы да керә. "МАКС-2015"тә аның экспозициясендә Казан вертолет заводы продукциясе дә тәкъдим ителгән.

Халыкара авиакосмик салонын ачуда Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. Ул шулай ук "МАКС-2015"тә тәкъдим ителгән авиация техникасы үрнәкләре белән танышты. Дәүләт башлагы "Россия вертолетлары" холдингы экспозициясен күздән кичерде, анда Казан вертолет заводы продукциясе белән танышты, аерым алганда, "Ми-38" вертолетының кабинасына кереп карады.

"МАКС-2015"тә шулай ук Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булды. Ул экспозиция белән генә танышып калмады, кайбер очрашулар да үткәрде, шул исәптән Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Александр Михеев белән.

"Россия вертолетлары" холдингы "МАКС-2015"тә 10нан артык төрдә хәрби һәм гражданнар өчен каралган, серияле һәм перспективалы вертолетларны үз эченә алган киң модельләр рәтен тәкъдим иткән. 

Хәрби техника, аерым алганда," Ми-8/17", "Ка-52 "Аллигатор", "Ми-28НЭ "Ночной охотник," атаклы "Ми-24"нең варисы  – күп максатлы "Ми-35М" вертолеты белән тәкъдим ителгән.

Гражданнар авиатехникасыннан  яңа җиңел күп максатлы "Ка-226Т" һәм "Ансат" вертолетлары тәкъдим ителгән.

Бүген "Ансат"тан файдаланучылар белән брифинг барышында Казан вертолет заводы җитәкчеләренә төп үзгәреш -  әлеге вертолетның тотрыклылыгын яхшыртуга сертификат тапшырылды. Журналистларның сорауларын җавап биреп, Казан вертолет заводы генераль директоры Вадим Лигай: "Хәзерге вакытта әлеге вертолет транспорт, пассажир һәм коткару, санитар вариантларда сертификацияләнде. Ул әлеге барлык бурычларны да үти ала", - дип белдерде.

"МАКС-2015"тә үткәрелә торган авиация һәм вертолет техникасын күрсәтү кысаларында, "Параллель дрифт" тамашасы ниятләнгән. Тамашачылар узыш автомобиле белән "Ансат" вертолеты арасында гадәти булмаган ярышны күрә ала. 

Салонга килүчеләргә  "Ми-171А2" һәм "Ми-38" вертолетларының перспективалы үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге дә бирелә.

Моннан тыш, "МАКС-2015" авиасалонында Россиядә бердәнбер вертолетлар өчен мобиль сервис үзәге дә тәкъдим ителгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20