Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2016

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия «АйТи» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия «АйТи» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Презентациядә компания эшчәнлеге һәм аның үсеш планнары турында «АйТи» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Таһир Яппаров, «АйТи» идарә компаниясе генераль директоры Игорь Касыймов сөйләде.

«АйТи» компанияләр төркеме – күп профильле IТ-холдинг, корпоратив мәгълүмат системаларын булдыру өчен күптөрле хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итә. Компания 1990 елда төзелгән һәм Россиянең иң эре IТ-компанияләреннән санала. Компанияләр төркемендә консалтинг һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә 2 меңнән артык белгеч эшли, шуларның 650се 15 төбәк филиалларында хезмәт итә (Волгоград, Екатеринбург, Иркутск, Краснодар, Красноярск, Түбән Новгород, Уфа һәм башкалар).

Компания вәкилләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан IТ-компанияләр белән стратегик партнерлыкны үстерергә тели, шул исәптән «Иннополис» махсус икътисадый зонасын һәм Иннополис шәһәрен үстерү өчен дә. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Иннополиста эшләү һәм киләчәктә мәгълүмати технологияләрне Россиядә һәм чит илләрдә тәкъдим итү мөмкинлеге бар.

Рөстәм Миңнеханов,  IТ-тармакны үстерү максатларында, республика җитәкчелеге башкарган адымнар турында кыскача гына сөйләде. Яклар «Танефтехиминвест-холдинг» ААҖнең якындагы утырышында «АйТи» компаниясе вәкилләренең үз программа продукциясен презентацияләү турында килеште.

Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

Бу хакта "ТНВ" телекомпаниясенең Мәскәү филиалы материалларына сылтама белән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20