Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2015

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "World Skills International" оешмасы вәкилләре белән очрашуда катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "World Skills International" оешмасы вәкилләре белән очрашуда катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуны РФ Президенты Владимир Путин үткәрде. Чарада "WorldSkills International" президенты Саймон Бартли, Россия Хәкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм башкалар катнашты.

Очрашу WSI халыкара хәрәкәте комиссиясенең Россиянең 2019 елда "WorldSkills Competition" дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеген тикшерү сәфәре кысаларында узды.

Искәртеп узабыз: Россия 2015 елның гыйварында  Владимир Путин йөкләмәсе буенча  һөнәри осталык буенча халыкара ярышлар үткәрү хокукын яулау өчен заявка бирде. Шул вакытта Ольга Голодец җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде. Заявка откан очракта, ярышлар Казанда узачак.

Бүген "World Skills International" вәкилләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин Казан 2019 елда "World Skills" турнирын үткәрү шәһәре итеп сайланган очракта, дәүләт башлыгы анда, һичшиксез, катнашачак дип ышандырды. Владимир Путин сүзләренчә, Казан үткәрү урыны итеп сайланган очракта, ил чарага җитди рәвештә әзерләнәчәк. "Чөнки эшче һөнәрләр дәрәҗәсен арттыру, һичшиксез, икътисадны үстерү белән турыдан-туры бәйле, ә бу безнең иң төп һәм өстенлекле бурычларның берсе", - дип ассызыклады Россия Президенты.

Белешмә өчен.  "WorldSkills" – узган гасырның уртасында нигез салынган халыкара коммерцияле булмаган оешма. Аның максаты  - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру һәм һөнәри белем бирүне үстерү. Шуның өчен ассоциация ике елга бер тапкыр "WorldSkills" халыкара һөнәри осталык ярышларын үткәрә. Россия әлеге халыкара оешмага 2012 елда кушылды. Шушы көннән алып илдә ике тапкыр илкүләм чемпионат, шулай ук яшь белгечләр өчен "WorldSkills Hi-Tech" эшче һөнәрләр чемпионаты уздырылды. Россия ярышларында беренче урынны биләгән осталар 2013 елда Лейпциг (Германия) һәм 2014елда Лилльда (Франция) үткәрелгән халыкара бәйгеләрдә катнашырга өлгерде.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20