Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.10.2015

Рөстәм Миңнеханов, Әнкарадагы терактка бәйле рәвештә, Төркия Президентына кайгыларын уртаклашу телеграммасын юллады

Рөстәм Миңнеханов, Әнкарадагы терактка бәйле рәвештә, Төркия Президентына кайгыларын уртаклашу телеграммасын юллады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әнкарадагы террорчылык актына бәйле рәвештә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.

«Хөрмәтле галиҗәнаб!

Татарстан халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән, Әнкарадагы фаҗигага бәйле рәвештә, тирән кайгыларыгызны уртаклашам. Гаять рәхимсез террорчылык акты аркасында күпләгән кеше һәлак булды, бу – ил өчен бик зур югалту, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары өчен бетмәс-төкәнмәс хәсрәт. Төркия халкы белән бергә кайгырабыз, каза килгәннәрнең барысының да хәсрәтләрен уртаклашуыбызны җиткерүегезне үтенәбез», - дип китерә ТР Президенты телеграммасы текстын ТР Президенты матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20