Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2015

Рөстәм Миңнеханов Памуккале мисалында Төркиядә дәвалау-савыктыру туризмын үстерү үзенчәлекләре белән танышты

 Кичә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Памуккале объектлары мисалында дәвалау-савыктыру туризмын үстерү һәм тарихи ядкярләрне саклау үзенчәлекләре белән танышты.

  Памуккале – Төркиянең көньяк-көнбатышында Денезли провинциясенең зур булмаган авылы бөтен дөньяга геотермаль чыганаклары белән мәгълүм. Чал-даг тавыннан агып төшүче җылы чыганаклар кальцийга бик бай, шуңа күрә кешеләр дөньяның төрле почмакларыннан монда ял итәргә килә.   Памуккале бүген – Төркиянең кеше иң күп йөри торган урыны. Быел туристлар саны 2013 ел белән чагыштырганда 9 процентка артты һәм 1,5 млн. кеше тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр Рөстәм Миңнехановка.   Памуккале янәшәсендә антик заманнардан калган Иерополис шәһәре, Апполон храмы, борынгы Лаодокия хәрабәләре урнашкан һәм башка тарихи урыннар бар.   Рөстәм Миңнеханов Денизли провинциясенең тарихи ядкәрләрен карады һәм аларны саклап калу буенча күрелүче чараларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, Татарстанда мөселман һәм православие тарихи объектларын – борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча колачлы эшләр алып барыла. Туристларны җәлеп итү һәм борынгы изге урыннарны саклап калу буенча тәҗрибә алмашу бик файдалы булыр иде, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.   Шулай ук Рөстәм Миңнеханов борынгы антик заманнарда корылган һәм бүгенге көнгә кадәр эшләп килүче "Клеопатра бассейнын" карады. Бу урын да туристлар арасында бик популяр. Монда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны Төркиядә дәвалау-савыктыру туризмын үстерү үзенчәлекләре белән таныштырдылар.   Рөстәм Миңнехановны Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан делегациясе вәкилләре һәм башкалар озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20