Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.11.2017

Рөстәм Миңнеханов Россия - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре комиссиясе утырышында катнашты

Кичә, 26 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәрекысаларында Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия — Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең VII утырышында катнашты. Чара Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Әбдалла Әл Нәхайян рәислегендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш башланганчы, Россия — Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләренең ике яклы очрашуы узды, анда яклар киләчәктә илләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
0 0
Мотогонки Электрон КОС История