Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2015

Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Гарәп Мисыр Республикасы транспорт министры белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Гарәп Мисыр Республикасы  транспорт министры белән очрашты Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Гарәп Мисыр Республикасы транспорт министры Хани Даһи белән очрашты. Татарстан Республикасы вәкилләре арасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "КАМАЗ" компаниясе җитәкчелеге һәм башкалар бар.

Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында эш сәфәре белән - Каһирә шәһәрендә. «Россия – Мисыр сәүдә-сәнәгать диалогы» форумында катнашу әлеге хезмәти сәфәрнең максаты булып тора.

Гарәп Мисыр Республикасы транспорт министры Хани Даһи кунакларны сәламләп билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу транспорт өлкәсендә Россия белән Мисыр арасындагы уртак хезмәттәшлеккә нигез салырга тиеш. Безнең перспективалы инвестицион проектларыбыз күп, диде Хани Даһи.

Денис Мантуров, үз чиратында, Гарәп МисырРеспубликасы транспорт министрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм, Россия Мисыр белән үзара хезмәттәшлекне үстерергә ниятли, диде. Россия делегациясе составына Россия Федерациясенең Татарстан, Ингушетия һәм Свердловск өлкәсе төбәкләре керә, дип тә өстәде, алар үзләренең икътисадый потенциаллары турында җентекләп сөйли алалар.

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры ассызыклаганча, Каһирәгә Россиянең 70тән артык предприятиесе вәкилләре килгән, шулар арасында "КАМАЗ" компаниясе җитәкчелеге дә бар. Денис Мантуров Хани Даһидан Мисыр территориясендә бизнес-багланышларны урнаштыруда Чаллы йөк автомобильләре җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтүне сорады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20