Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.08.2016

Рөстәм Миңнеханов Шойгу, Дворкович һәм Овечкин белән хоккей уйнарга җыена

 21 августта Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә иң яхшы хоккейчылар, бизнесменнар һәм сәясәтчеләр катнашында “Йөрәктән – йөрәккә” акциясе кысаларында традицион хәйрия матчы уздырыла.

Уенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырылган. Бу хакта “Новости” РМА Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның матбугат сәркатибе Алия Сәмигуллинага сылтама белән хәбәр итә.

Сәмигуллина сүзләренчә, бозга хоккей йолдызлары һәм легендалары Илья Ковальчук, Александр Овечкин, Евгений Малкин, Валерий Каменский, Алексей Касатонов, Герман Титов чыга. Шулай ук уенда сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашыр дип планлаштырыла. Алар арасында Аркадий Дворкович, оборона министры Сергей Шойгу, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, һәм башкалар бар.

Моннан тыш, җирле “Химки”да уйный башлап, спорт карьерасында Стэнли Кубогына ике тапкыр ия булган Вячеслав Козлов өчен бу матч соңгысы була.

“Йөрәктән – йөрәккә” хәйрия акциясе 2010 елдан бирле төрле шәһәрләрдә үткәрелә. Аның кысаларында хоккейның дөньякүләм танылган йолдызлары Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Тверь һәм Чехов бозларына чыккан.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20