Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2016

Рөстәм Миңнеханов Сочида АСЕАН эшлекле форумында катнаша

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәренә ике көнлек эш сәфәренә китте.  

Сәфәрнең төп максаты – бүген узачак Россия - АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе) эшлекле форумында катнашу. Чара Россия Федерациясе һәм АСЕАН илләренең өченче саммиты кысаларында үтә.   

Эшлекле совет барышында Рөстәм Миңнеханов «Россия – АСЕАН яңа икътисади партнерлыкка: кирәкле инструментлар, үсеш механизмнары һәм драйверлары» сессиясендә чыгыш ясарга һәм Татарстан Республикасының АСЕАН илләре белән хезмәттәшлеген үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга җыена. 

Татарстан Президентын ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев, РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең эшләр буенча идарәчесе Рөстәм Әмирханов һәм ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты  директоры урынбасары Марат Гатин озата йөри, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртәбез: 2015 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы белән АСЕАН илләре арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 240 млн доллар тәшкил иткән. Татарстан Ассоциация базарларына вертолётлар, йөк автомобильләре, суднолар, нефть химиясе продуктлары һәм башкалар җибәреп тора.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20