Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2016

Рөстәм Миңнеханов: "Судьяларның статусы аерым, шуңа аларга таләпләр дә күбрәк"

Рөстәм Миңнеханов: "Судьяларның статусы аерым, шуңа аларга таләпләр дә күбрәк" Бүген Казанда Татарстан судьяларының XI конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Үзенең хисап докладында ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, 2015 елда республикада судларга мөрәҗәгать итүләр саны арткан. Республика судлары 815 мең эшне караган, бу алдагы ел белән чагыштырган вакытта 5 процентка артыграк. Җәмәгать судьялары 480 меңгә якын эшне караган, бу барлык күләмнең 58 проценты диярлек (2014 белән чагыштырганда 4 процентка арткан). Район һәм шәһәр судлары 292 мең эшне тикшергән (артым - 3,5 процент). ТР Югары суды 44 мең эш караган, бу алдагы елдан 12 процентка күбрәк. 

И.Гыйләҗев билгеләп узганча, җәмәгать судьяларына йөкләмә 3 процентка арткан - бер участокка аена 242 эш. Район судларында - 4 процентка (бер судьяга 76 эшкә кадәр). ТР Югары суды судьялары аена уртача 29шар эш караган (12 процентка арткан). Эшләрне карауның сыйфаты югары дәрәҗәдә кала, дип ассызыклады ТР Югары суды рәисе. Аның сүзләренчә, былтыр Татарстанда 16,5 меңнән күбрәк кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Җинаятьләрнең 60 процентка якыны даими табыш чыганаклары булмаган кешеләр тарафыннан кылынган, 25 кеше элек тә хөкем ителгән булган, һәр өченче җинаять исерек хәлдә кылынган.

"Бу мәгълүматлар күбесенчә җәмгыятьтәге социаль һәм икътисади проблемалар турында сөйли", - дип ассызыклады И.Гыйләҗев.

Татарстан Президенты чыгышында билгеләп үткәнчә, дәүләт органнары эшчәнлегенең төп өстенлекләреннән берсе – экстремистлык, террорчылык һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш.

"Үткән ел хокук тәртибе һәм гадел хөкем органнарының уртак көче белән берничә резонанс эш ачылган, диде ул, дистәләгән зат экстремистик юнәлештәге җинаятьләр өчен  җаваплылыкка тартылды. 29 оешкан җинаятьчел төркемнәр лидерларына һәм актив катнашучыларына хөкем карары чыгарылды, иректән мәхрүм итүнең гомуми срогы – 370 ел", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кадрлар сәясәте мәсьәләләренең актуальлеген билгеләп үтте. «Судьялар һәм граждан хезмәткәрләре квалификациясен, югары уку йортлары тәҗрибәсен кулланып, даими рәвештә арттырып торуны тәэмин итәргә кирәк. Хезмәткәрләрне коррупциягә каршы тәрбияләүне дә, мәнфәгатьләр каршылыгы мәсьәләләрен дә онытмау зарур. Судьяларның статусы аерым, шуңа аларга таләпләр дә күбрәк», - дип ассызыклады ул.

"Суд - дәүләтнең иң мөһим институты, анда миллионлаган кешеләрнең язмышы языла. Сезнең эштә төп өстенлек һәр конкрет кешенең мәнфәгате булырга тиеш. Уртак тырышлык белән без гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын тәэмин итү һәм яклау максатларында теләсә нинди бурычны да хәл итә алырбыз дип уйлыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышы ахырында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20