Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.04.2016

Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Чехия эшлекле форумында катнашты

 ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Брно шәһәрендә Татарстан-Чехия эшлекле форумында чыгыш ясады.

Форум эшендә Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев, Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба, Татарстан белән Чехиянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

Форум Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек чакыруы буенча Брнога эшлекле сәфәренә багышланган.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләде һәм, бүген иң мөһим бурычларның берсе - бизнес юнәлешен дөрес билгеләү, диде. Ул сәяси климат җайланачагына ышануын һәм эшлекле элемтәләрне сакларга, потенциаль һәм элеккеге партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерергә кирәклеген белдерде. "Чехия белән сәүдә-икътисадый күрсәткечләр кимүгә карамастан, без хезмәттәшлек өчен зур потенциалга ия, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, нефть химиясе, энергетика, автомобиль төзелеше, автокомпанентлар җитештерү, фармацевтика, инжиниринг, авыл хуҗалыгы һәм туризм кебек тармакларда хезмәттәшлек итү уңышлы булачак.

"Без Чехия бизнесы вәкилләрен Татарстанга чакырабыз. Безнең төбәк Россия базарына чыгу һәм продукцияләрен этәрү өчен яхшы мәйданчык була ала", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Чехия бизнесына уңышлар теләде.

Форум кысаларында анда катнашучыларга ТРның икътисади һәм инвестицион потенциалы презентацияләнде. Шулай ук Чехия һәм Татарстан бизнесы вәкилләре арасында төрле килешүләр дә имзаланды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка "Россия Федерациясе белән Чехия Республикасының сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенә 90 ел" истәлекле медален тапшырдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20