Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2015

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда сайлау кампаниясе кысаларында беренчел бурычларны белдерде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда сайлау кампаниясе кысаларында беренчел бурычларны белдерде “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан кандидатурасы тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән әңгәмәсендә сайлау кампаниясе кысаларында беренчел бурычларны белдерде.

Искәртеп үтик: бүген Казанда “Бердәм Россия” ТТБ нең XXIII конференциясе узды. Конференциядә республика партия активы, Дәүләт Думасы депутатлары, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, “Бердәм Россия” тарафдарлары катнашты.

Конференциягә 316 делегат килде. Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим ителә торган кандидатураны яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар. Аерым алганда, 27 июньдә партия эчендә беренчел тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” тарафыннан кандидатлар итеп Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов тәкъдим ителде. Бүген Рөстәм Миңнеханов өчен 311 делегат тавыш бирде. Марат Әхмәтов 1 тавыш җыйды, Олег Морозов та шул кадәр үк. Өч бюллетень дөрес түгел дип танылды.

Рөстәм Миңнеханов сайлау алдыннан беренчел бурычлар турында: “Безнең сайлау кампаниясенең беренчел планнары – агымдагы ел программасын вакытыннан алдан тәмамлау һәм 2016 елга бурычлар билгеләү. Бу хакимиятнең барлык тармакларыннан, шул исәптән миннән, таләп ителә торган төгәл эш. Бу – бүгенге ихтыяҗдан чыгып барлык мәсьәләләрне хәл итәбез. Бу авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы, йортларны, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, балалар бакчалары төзү. Без бу мәсьәләләрне системалы рәвештә хәл итүне максат итеп куйдык. Икенчесе – ул Стратегия-2030. Бу бик зур программа, без аны гамәлгә ашырабыз, әмма ул зур көч таләп итә” , - дип белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” БСП ТТБ секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанда партия эчендә беренчел тавыш бирүгә әзерлек һәм үткәрү вакытында күп санлы кеше катнашты, дип билгеләп үтте. “Сайлаучыларның кызыксынуы зур. Беренчедән, республика Президентын сайлыйбыз, икенчедән – җирле хакимият, төрле дәрәҗәдәге җирле совет депутатларын. Без бу сайлауларга килүчеләр күп булыр һәм бердәм Россия” кандидатлары сайланыр дип ышанабыз. Бүгенге конференция җиңүгә омтылу рухында узды”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

 “Бердәм Россия” булачак сайлаулар нәтиҗәләре буенча җирле советларда 70-80 процент депутат мандаты алу бурычын куя, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20