Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2016

Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан Дәүләт Думасына барачак депутатларга ясалма, сыйфатсыз продукция проблемасына игътибарны юнәлтергә йөкләмә бирде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, мәктәпләрдә тукландыруны оештыру мәсьәләләренә гаять игътибарлы булырга күрсәтмә бирде. Әлеге проблемага республика башлыгы бүген Казан Кремлендә азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына ТР Куркынычсызлык Советы утырышында игътибарны юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов республиканың күпме сөт җитештереп, аны читкә сатып, шул ук вакытта читтән күп кенә сөт продукциясе кертүенә гаҗәпләнде. Татарстан 37 процент сөт һәм сөт продуктларын кертә. Президент читтән кертелгән сөтнең һәрвакытта да сыйфатлы булмавын билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан Дәүләт Думасына барачак депутатларга ялган сөт продукциясе проблемасына җитди игътибар юнәлтергә кушты. 

Президент әйтүенчә, бүгенге көндә туклану товарларының аерым төркемнәре, республиканың аерым территорияләре буенча үзәкләштерелгән системаны гамәлгә кертү буенча тәкъдим әзерләнгән. Сыйфатсыз продуктларга югары бәяләр, туклану сыйфатына контроль көчәйтелгән. “Продуктлар сатып алу белән шөгыльләнүчеләрнең оятлары бөтенләй качкан, балаларга нәрсә ашатуны беркем тикшерми”, - дип, Р. Миңнеханов составында пальма мае булган продуктларның куллануга кертелүен әйтте. “Сатып алуларның камил системасын булдырырга тырышачакбыз, шул рәвешле, без тукландыруның югары сыйфатына ирешергә тиешбез. Сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, мәктәпләрдә ашатуга игътибарлы булырга кирәк”, - дип басым ясады Президент.

Республика башлыгы ялган продукциягә каршы көрәштә Дәүләт Думасынннан теләктәшлек булмавына ризасызлыгын белдерде. “Гап-гади әйберләргә юл куеп та, милләт сәламәтлеге, гомер дәвамлылыгы турында сүз алып барабыз. Ялган алкогольгә каршы көрәштә безнең тәртип урнаштыруга омтылыш, санкцияләрне катгыйландыру, җинаять җаваплылыгына тарту хуплау тапмады. Дәүләт Думасында булачак вәкилләр моңа карата игътибарын үзгәртергә тиеш. Иң мөһиме – без сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерергә тиеш”, - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20