Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2016

Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судын йорт төзүчеләрнең намуссыз эшләренә игътибарлы булырга өнди

Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судын йорт төзүчеләрнең намуссыз эшләренә игътибарлы булырга өнди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды коллегиясенең йомгаклау утырышында суд җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, производстводагы йорт төзүчеләрнең намуссыз эшләренә аерым игътибар бирергә өндәде.

“Муниципаль хакимиятләрнең, рөхсәт бирә торган системаларның җаваплылык дәрәҗәсе турында әйтергә була. Шулай да, күп санлы гражданнар төзелешкә акча керткән һәм шундый хәлдә калганнар. Гражданнар яклауга мохтаҗ. Кешеләр торак белән тәэмин ителсен өчен йорт салучыларның булган активларын табарга һәм алырга кирәк. Арбитраж суды мондый мәсьәләләргә игътибарлырак булсын иде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты, бүген судта “ФОН” ЯАҖ, “Свей” ҖЧҖ, “Универсальное строительство” ҖЧҖ һ.б. карата алты эш бар, дип искәртте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20