Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.07.2015

Рөстәм Миңнеханов ТРның Нурлат районында яңа мәдәният йортын ачты

Рөстәм Миңнеханов ТРның Нурлат районында яңа мәдәният йортын ачты Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТРның Нурлат районына эш сәфәре кысаларында яңа мәдәният йортын ачуда катнашты. Аның белән бергә әлеге тантанада ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, республика министрлык һәм ведомстволары вәкилләре дә булды.

100 урынга исәпләнгән яңа клуб Каравыл тавы авылында ачылды. Бүген биредә 584 кеше гомер кичерә, аларның 92 процентын чуваш милләте вәкилләре тәшкил итә. Объект күп функцияле итеп төзелгән һәм бер түбә астында мәдәният йорты һәм китапханәне берләштерә. Клубта вокал, декоратив-гамәли сәнгать, өстәл теннисы һәм бильярд түгәрәкләре эшләячәк. Мәдәният йорты "Авыл клублары" республика президенты программасы буенча сафка бастырылган. Республика бюджетыннан төзелешкә 13,2 млн сум акча бүленгән. Ел азагына кадәр Татарстанда тагын 42 яңа авыл клубы файдалануга тапшырылачак. 

Мәдәни объектны ачу тантанасында ТР лидеры билгеләп үткәнчә, бүген республикада 30 лап программа тормышка ашырыла һәм аларның күпчелеге авылларын үстерүгә йөз тота. "Без илебезнең, республикабызның, районнарыбызның нигезен  - авыл җирен саклап калырга телибез. Биредә телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклаучы хезмәт сөючән халык яши. Барыгызны да яңа клуб ачылу белән котлыйм. Бүгенге шатлыклы көндә сезнең белән булу миңа бик рәхәт", - дип ассызыклады ул.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20