Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2016

Рөстәм Миңнеханов ТРның төзелеш комплексы эше турында: “Соңгы елларда алып барылган нәтиҗәле эш дәвам иттерелер дип өметләнәм”

Узган 2015 нче елда Татарстанның төзелеш комплексы предприятиеләренең чирек өлеше түбән керемле булган. Аларның өлеше 2,8 процентка артып, 2014 нче ел белән чагыштырганда, 22,2 проценттан 25 процентка кадәр арткан. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ коллегиясе утырышында министр Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Бу 2012 нче елдан алып аеруча югары күрсәткеч. Ул вакытта компанияләрнең 19,1 проценты түбән керемле иде”, - диде Ирек Фәйзуллин.

Министр докладында кризис шартларында Татарстанда сафка бастырылган торакка ихтыяҗ кимү проблемасына да тукталды. Былтыр төзелгән коммерцияле торакның 40 процент өлеше хуҗаларын тапмаган. Ул ассызыклаганча, торакка ихтыяҗ кимү төзелеш компанияләре һәм төзүчеләрнең икътисади халәтенә генә түгел, тулаем йорт буенча хезмәтләр күрсәтелә торып, хуҗалар булмаганлыктан, түләүләр килмәгәнне исәпкә алып, торак-һәм коммуналь оешмаларның торышына да йогынты ясаячак.

Ирек Фәйзуллин шулай ук төзелеш базарындагы инфляция мәсьәләләрен дә билгеләп узды.

Министр докладында тармакта кеше капиталы әһәмиятенә тәфсилләп тукталды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык эшчәнлегенә йомгак ясап, республиканың төзелеш комплексы эше буенча атна саен киңәшмәләр үткәрелүен искәртте. “Барлык объектлар, районнар буенча төгәл график бар. Иң мөһиме – барлык 32 дәүләт программасы да гамәлгә ашырылып килде. Быел тагын ике зур программа өстәлде. Соңгы елларда алып барылган нәтиҗәле эш дәвам иттерелер дип өметләнәм”, - диде республика башлыгы.

Президент коллегия утырышының Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты стеналарында үткәрелүен шәрехләп, күп кенә эшләнмәләрнең гамәли характерда булуын билгеләп үтте. “Безнең югары уку йортларының күпчелегенең проблемасы аларның реаль производстволардан аерылган булуында иде. Бүген тыгыз эшчәнлек нәтиҗәләре күренә. Без алдагы эшебездә куллана алырлык эшләнмәләрне күрдек. Без төзелеш материаллары сыйфаты, минераль ресурслар һәм аларны ничек алмаштыру мәсьәләсен дә куябыз – төзелеш университеты бу юнәлештә зур эш башкара”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул басым ясаганча, кадрлар мәсьәләсе беренче урында тора торган мәсьәлә. “Без университетларга гына түгел, тармакны формалаштыра алырлык урта махсус персоналга да ия булырга тиешбез”, - дип төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагы өчен белгечләр әзерлегендә көллиятләрнең ролен шәрехләде.

Президент торак-коммуналь хуҗалык, хезмәтләрнең сыйфаты һәм аларга бәя, капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасы мәсьәләләрен бик җитди игътибар үзәгендә тотарга күрсәтмә бирде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20