Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.05.2015

Рөстәм Миңнеханов Тәтештә спорт комплексы ачты

20 май көнне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районына эшлекле сәфәр кылды. Төп максаты – биредә “Барс” спорткомплексын ачу иде.


Билгеле булганча, Татарстанда җирле территорияләрне үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның районнан районга йөреп, халык белән аралашуы моның шулай булуын тагын бер кат ассызыклап күрсәтә. Чыннан да, республика җитәкчелеге Татарстанда гомер итүчеләрнең тормышларын яхшыртуны аеруча мөһим максатлар рәтенә куя.

Президент ярдәменә таянып...

Мәсәлән, спорт комплекслары төзелешен генә алыйк. Алар башкалада гына түгел, ә район җирлекләрендә дә ачыла. Әлеге комплексларда республикакүләм турнирлар белән беррәттән федераль дәрәҗәдәге чаралар да оештырыла. Мәсәлән, 20 май көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтештә “Барс” дип атала торган бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында катнашты. Чарада ФИНА Халыкара йөзү федерациясе Президенты Хулио Маглионе һәм Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та бар иде. Шушы ук көнне әлеге спорт комплексында ирекле көрәш буенча II Россиякүләм турнир оештырылды. Тәтешкә Россиянең Чувашстан, Ульян, Мәскәү өлкәсе, Самар һәм башка төбәкләреннән 16 яшькә кадәрге егет һәм кызлар җыелды.

- Спорт комплексы үз эшен башлап җибәрә һәм мин әлеге объект Тәтеш халкы өчен чын мәгънәсендә зур бүләккә әверелер дип уйлыйм. Без сездән югары спорт күрсәткечләре өмет итәбез. Өстәвенә, быел Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк. Бу – республикабыз өчен бик мөһим спорт объекты. Биредә аларның саны артканнан-артыр, дип өметләнәм, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сәфиуллин исә районга зур ярдәм күрсәткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Бүген бездә икеләтә бәйрәм: без бүген хөрмәтле кунакларны каршы алабыз һәм спорт объектын ачабыз. Тәтеш халкы республика лидеры ярдәме белән су спорты төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге алды. Һәм бу беренче генә бүләк түгел инде. 2014 елда Тәтештә төрле республика программалары кысаларында 500 миллион сумлык проектлар тормышка ашырылган иде, - дип белдерде җитәкче.

Бассейн берләштерә

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге объект Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика бюджеты чараларына төзелгән. Комплексның нәкъ менә быел Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан ачылуы зур мәгънәгә ия. Оештыручылар хәзердән үк 2015 елда үтәчәк бу ярышларны FINA тарихындагы иң яхшы чемпионат булачак, дип ассызыклый. Су спорты төрләре буенча ярышларда 188 ил катнашачак. Әлеге чемпионатның барышын исә 203 ил күзәтер, дип уйланыла.

- Татарстанның шундый матур шәһәрендә булуыма мин бик шат. Татарстан Президентының республиканы үстерү һәм халык тормышын яхшыртуга хезмәт итүенә ышанам. Бу спорт объектының ачылышы җирлектә спортны үстерүдә, яшьләрне камилләштерүдә зур адым булып тора. Комплекс Тәтеш халкын берләштерер һәм алар бик күп үрләр яуларлар, - дип белдерде үзенең чыгышында Хулио Маглионе.

“Барс” Татарстанда 2015 елда ачылган беренче спорт комплексы. Ел азагына кадәр тагын 9 шундый объект кулланылышка тапшырылырга тиеш. Аларның бишесендә бассейн да бар. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге объектлар федераль программалар нигезендә республика бюджеты акчаларына төзелә.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20