Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2015

Рөстәм Миңнеханов VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты.

Бәйрәм башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм Оренбург өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Сергей Балыкин Татар Каргалысы авылында кайбер социаль һәм мәдәният объектларны карады. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы җирле мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты. Ул клуб хезмәткәрләре белән сөйләште һәм аларга иҗат уңышлары теләде.

Шуннан соң, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татар Каргалысы гомуми урта белем бирү мәктәбенә юнәлде. Монда күптән түгел капиталь ремонт ясалган. Татарстан лидеры уку бүлмәләрен һәм музейны карап әйләнде.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов авыл фермерлары Ягъфәровлар гаиләсе белән очрашты. Алар 90 нчы еллардан бирле авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Хуҗалыкларында сыер һәм ат асрыйлар. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Ягъфәровларга төрле бүләкләр тапшырды һәм алар белән чәйләп алды.

Сабантуй көндезге уникеләр тирәсендә тантаналы рәвештә ачылды. Төп кунаклар Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе Губернаторы Юрий Берг һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов иде.

Мәртәбәле кунаклар "Сәид Бистәсе" театральләштерелгән урамын карап йөрделәр, анда төрле милләт хуҗалыклары күрсәтелгән, шул исәптән татар һәм башкорт халкы хуҗалыклары да. Быел Татарстан Республикасын Бөтенроссия авыл Сабантуенда Нурлат муниципаль районы тәкъдир итте.

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Губернаторы Юрий Бергка, бәйрәмне яхшы оештырган өчен, рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Оренбург өлкәсендә барлык милләт вәкилләренә дә зур игътибар бирелә, шул исәптән татарларга да. "Бүген без күркәм Татар Каргалысы авылында. Күптән түгел җирле хакимиятләр ярдәмендә ремонт ясалган клубта булдык, мәктәпне карап чыктык. Авыл үзе дә бик матур. Бу монда барлык милләт вәкилләре өчен дә уңайлы шартлар тудырылуын белдерә", - диде Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнеханов Михаил Бабичның киләчәктә Бөтенроссия авыл Сабантуйларын Идел буе федераль округы территориясендә уздыру турындагы фикерен хуплады. Шулай итеп, киләчәк 2016 ел Сабантуе Ульяновск өлкәсендә узачак.

Аннары Рөстәм Миңнеханов татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Оренбург өлкәсе эшлеклеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә микроавтобус ачкычы тапшырды.

Сабантуйда катнашучыларны сәламләп, Юрий Берг билгеләп үткәнчә, Оренбург – күпмилләтле төбәк. Монда 126 милләт вәкиле яши, диде ул. "Шулардан 150 меңе татар, халыкның 40 проценты – мөселман", - диде Юрий Берг.

Журналистлар белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татар милли бәйрәме Сабан туен Россиянең башка төбәкләрендә уздыру зур әһәмияткә ия. "Үзебезнең традицияләребез, мәдәниятебез һәм мөмкинлекләребез турында башка милләт вәкилләренә дә сөйлисебез килә. Шуңа күрә без, башкорт дусларыбыз белән бергә, бу бәйрәмне илнең төрле төбәкләрендә оештырабыз", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар татарча көрәш һәм ат чабышы карадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20