Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.04.2015

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Internationalда Төркиянең рәсми делегаты белән очрашты

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Internationalда Төркиянең рәсми делегаты Саваш Эришен белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановнең Әнкарага эш визиты кысаларында узды.
Яклар WorldSkills халыкара хәрәкәтенең үсеш мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, һөнәри белем бирү үсеше Россия белгечләренең көндәшлеккә сәләтле булуында да яхшы күренә.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, квалификацияле кадрларны әзерләү эше базардагы заманча таләпләр буенча барырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча халыкара ярышларны уздыру хокукына заявка биргән. Ул ассызыклаганча, әлеге ярышлар бик тә кызыклы, бигрәк тә потенциаль эш урыны бирүчеләргә.
Саваш Эришен, үз чиратында, төрки дөнья шәһәрләре арасында шундый ярыш уздырырга тәкъдим итте. Ләкин Рөстәм Миңнеханов әлегә Татарстан өчен һөнәри осталык буенча халыкара ярышларны уздыру хокукын яулау мөһим икәнен билгеләде. 
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20