Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2018

Рөстәм Миңнеханов Зәй районында урып-җыю барышы белән танышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Зәй районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән бергә, Рөстәм Миңнеханов Зәй районының Имәнлебаш, Югары Шепкә, Иске Пәлчикәү, Иске Тәкмәк, Түбән Олыҗы авыллары иген кырларын карады.

«Зәй» агрофирмасы басуында Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм Зәй муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары белән аралашты.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре искәртүенчә, Зәй районы җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме (гектарыннан 40,5 центнер) буенча республикада алда бара.

  • 9 август мәгълүматлары буенча, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар Буа, Чистай, Алексеевск, Сарман һәм Тәтеш районнарында иң зур мәйданда җыеп алынган. Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй (40,5 центнер), Сарман (37,3), Нурлат (35,4), Тәтеш (34,3) һәм Әлки (32,1) районнары әйдәп бара.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!