Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2015

Рөстәм Миңнеханов Ирландия эшлекле даирәләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Ирландия эшлекле даирәләре белән очраштыИрландиягә визитның төп максатларының берсе - инновацияләр һәм венчур үсеше өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән танышу. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Дублинда Ирландия эшлекле даирәләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Ирландия «Энтерпрайз Аилэнд» (Дублин) эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт агентлыгының сөйләшүләр алып бару залында узды.

Рөстәм Миңнеханов барысына да Татарстан Республикасына карата игътибарлары һәм Татарстан делегациясенең Ирландиягә визитын оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Безнең делегация составында – Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, алдынгы университетлары, республика предприятиеләре җитәкчеләре, диде Рөстәм Миңнеханов, визит барышында Татарстан һәм Ирландия эшлекле даирәләре һәм мәгариф кластеры вәкилләре багланышлар өчен яңа юнәлешләр ачыкларлар, уртак проектлар турында килешерләр дип өметләнәбез.

Җитди сәяси вәзгыять булуга карамастан, Россия һәм Ирландия мөнәсәбәтләре конструктив характерда булырга тиеш, диде ул. Татарстан үз ягыннан региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлекне ныгытуга, бизнес вәкилләре арасында элемтәләрне киңәйтүгә көч куячак, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Дублинда 6 ел элек булганы турында искәртте, һәм бу юлы уңай үзгәрешләр булуы күренә. «Ирландия – динамик рәвештә үсеп баручы ил һәм бизнес алып бару өчен иң яхшыларның берсе дип таныла», - дип билгеләде ул.

Безнең Татарстан-Ирландия икътисадый элемтәләрен үстерүгә мөмкинлекләребез яхшы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Беренче чиратта, югары технологияләр һәм венчур бизнесы кебек өлкәләрдә, логистика, фармацевтика һәм башка өлкәләрдә.

«Икътисадтагы күпмедер кризис күренешләренә карамастан, Россия базары үсүен дәвам итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Ирландия компанияләренең Россиядә эш итү өчен башлангыч мәйданчык итеп республикабызны сайлаулары яклы. Ирландия компанияләрен Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырабыз».

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20