Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

"Рубин" футболчысы Самуэль Гарсия Испания клубына күченде

Казанның "Рубин" футбол клубы ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешүне өзде. Әлеге хәбәрне клубның матбугат хезмәте раслады. 27 яшьлек футболчы Испаниянең "Леванте" командасы өчен уйнаячак.

Казан клубы белән Испания ярымсакчысы 2016 елның июнендә килешү төзегән иде. Әмма ул составка эләгә алмау сәбәпле, узган сезонның икенче яртысында Испаниянең "Леганес" командасына арендага бирелде.

Самуэль Гарсия "Рубин" өчен 15 матчта уенга чыкты һәм 1 гол кертте – командага Россия кубогының 1/4 финал раундына чыгарга ярдәм итте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!