Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2015

"Рубин"ның попечительләр советында клубның яңа президенты сайланды

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бүген "Рубин" футбол клубының попечительләр советы утырышы узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Совет утырышында "Рубин" ФК президенты Валерий Сорокинның отставкасы кабул ителде. Отставкага китү турындагы гаризаны ул элегрәк биргән.

Попечительләр советы Сорокинга "Рубин" ФК президенты вазифасында башкарылган җитди эше өчен рәхмәт белдерде, аеруча финанс дисциплинасын арттыру һәм клубының финанс агымнарын үтә күренмәле итү буенча.

Валерий Сорокин тәкъдиме белән "Рубин"ның  яңа президенты итеп бертавыштан Казан мэры Илсур Метшин сайланды. Попечительләр советы "Рубин"ның яңа президентына клубның баш тренеры Ринат Билалетдинов белән контрактны өзүне йөкләде.

Искәртеп узабыз: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 31 августта Билалетдиновка "команданың уйнау дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле", үз теләге белән отставкага китәргә тәкъдим иткән иде. Россия чемпионатының җиде туры нәтиҗәләре буенча "Рубин" турнир таблицасында арттан икенче урынны били.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20