Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2015

Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итә

Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итәТатарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнехановның, Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан, тәбрикләве.

“Хөрмәтле татарстанлылар!

28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә.

988 елда Киевта булган әлеге олуг вакыйга көнчыгыш славян кабиләләрен православиенең рухи көче белән берләштереп, дәүләтебезнең киләчәк язмышын билгеләде.

Гасырлар дәвамында Византия, Алтын Урда һәм Европаның гаять кыйммәтле мирасын, христиан, мөселман һәм башка дөнья цивилизацияләре казанышларын кабул итеп, Россия бик күп милләтләр, төрле дин тотучылар вәкилләре өчен уртак Ватанга әйләнде.

Хәзерге көндә безгә традицион рухи-дини хәзинәләргә таянып, позитив милләтара һәм динара хезмәттәшлекне үстерә килеп, җәмгыятьтә тынычлыкны, татулыкны ныгытуга һәрьяклап ярдәм итү, чит деструктив йогынтыларга бергәләп каршы тору аеруча мөһим.

Рус дәүләтендә христиан динен керткән, апостолларга тиңләштерелгән бөек князь изге Владимирны олылап искә алуга багышланган тантаналы вакыйгалар быел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы нигезендә ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да, уздырыла. Бу исә билгеләп үтелә торган әлеге истәлекле көннең әһәмиятен тагын да арттыра. 
Күп милләтле Россия тарихы – туганлык һәм иман ныклыгыннан көч алып яшәгән халыкның беркайчан да берни дә рухын сындыра алмаячагына ачык дәлил.

Россия гражданы булу хисен гомер-гомергә югары рухи-әхлакый идеалларга йөз тоту, Ватанга ихлас мәхәббәт сугара.

Сезне чын йөрәктән Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан тәбрик итәм. Барыгызга да бәхет, игелек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов”, - диелгән әлеге рәсми текстта.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20