Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
27.10.2017

Рәзил Вәлиев: "Меңнәрчә укытучылар төннәрен йокысыз уздыра, язмышлары хәл ителүен көтә"

Татарстанда дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе буенча бүген республика Дәүләт Советының 33 нче утырышында Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Вәлиев чыгыш ясады.

«Беркемгә дә сер түгел, бүген Татарстан мәктәпләре шомлы кырмыска оясын хәтерләтә. Сәбәбе бер генә - киләчәктә татар телен укыту ничек хәл ителәчәк, һәм, гомумән, татар милләте язмышы кайсы якка борылачак? Бу сорау бүген ата-аналар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләрен генә түгел, республиканың йөз меңгә якын халкын да борчуга салды. Кая гына барсаң да, тел мәсьәләсе буенча бәхәсләр куера, бу язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре арасында гына түгел — безгә көндез һәм төнлә шалтыраталар, хатлар язалар, имза җыялар һәм социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итәләр», — дип башлады ул чыгышын.

Аның сүзләренчә, Россия кануннарында республикада дәүләт һәм туган телләрне укыту мөмкинлеге турында ачык әйтелгән. «Әмма әлеге кануннарны тормышка ашыру механизмы Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тиешенчә эшләнеп бетмәгән. Шуңа күрә мәгариф системасында телләрне укыту өлкәсендә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты», — дип саный Рәзил Вәлиев.

«Бүген безнең меңнәрчә укытучыларыбыз йокысыз калды, гаепсез укытучыларның язмышы кыл өстендә тора, аларны эштән китәргә мәҗбүр итәләр, дәрес саннарын кыскарталар, куркыталар һәм яныйлар», — диде ул.

Депутат үз чыгышында Дмитрий Ушинский сүзләрен искә төшерде «Милләт милли мәгариф системасы, милли мәктәптән башка киләчәксез булачак».

«Димәк, шулай итеп, кемдер безнең халыкны киләчәксез калдырырга, аңа үлем җәзасы чыгарырга тели? Һәркемгә билгеле: бер генә милләт тә тел, мәдәният, сәнгатьтән башка милләт булып яши алмый, ул акрынлап юкка чыгачак. Һәр җәмгыятьтә кеше гомеренә кул сузу зур җинаять булып тора, ә шул ук кешеләрдән торган милләткә кул сузу, бәлки, тагын да олырак җинаятьтер», — дип дәвам итте үзенең эмоциональ чыгышын депутат.

«Татар теле меңәрләгән еллар дәвамында сакланып кала алган. Ул канлы сугышларны һәм тарихи һәлакәтләрне үтә алган. Халыкның хакимияте, дәүләте булмаган чорлар да баштан узган. Ни өчен хәзер, республика аякка баскан мәлдә, безнең телебез юкка чыгарга тиеш? Без моның белән килешә алмыйбыз. Әгәр моңа риза булсак, без үз бабаларыбыз һәм милләтебез алдында җинаятьче булырбыз», — дип ассызыклады парламент комитеты җитәкчесе.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин