Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.04.2015

Сергей Шойгу “С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводы”нда – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды

Сергей Шойгу “С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводы”нда – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды  Казанга Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре кысаларында Россия оборона министры армия генералы Сергей Шойгу  килде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Россия оборона министры “С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводы”нда – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды. 

Россия оборона министры авиазаводның "Ту-22М3" һәм "Ту-160" ерак авиация самолетларын төзекләндерү һәм модернизацияләү эшләре алып барыла торган цехларын һәм җитештерү мәйданчыкларын карады.  

Цехларны караганда, С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводы директоры, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Юрий Слюсарь аңлатмалар бирде.

Авиазаводта Сергей Шойгу Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе предприятиеләре тарафыннан ерак авиация авиапаркын торгызу һәм тәртиптә тоту мәсьәләсе һәм ил авиатехникасы үсеше мөмкинлекләре буенча киңәшмә үткәрде.  РФ оборона министры беренче чиратта үтәлергә тиешле бурычларны билгеләде. Бу, аерым алганда, - Россия хәрби-һава көчләре самолетларын төзекләндерү һәм модернизацияләү эшләре күләмен, эшләрнең сыйфатын арттыру һәм башкару вакытын кыскарту.

Журналистларга хәбәр ителгәнчә, 2015 елда 12 "Ту-22М3" стратегик бомбардировщиклар кораллануга алыначак. Моннан тыш, 2 "Ту-160" стратегик ракета йөртүче самолет алына. Ә тагын алты "Ту-22М3" самолеты төзекләндерү һәм модернизацияләүгә җибәрелә.   

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20