Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2017

Сез яраткан Совет сериаллары “Яңа Гасыр” экраннарына чыга

Яңа сезоннан «Яңа Гасыр» каналы сез яратып караган һәм күптәннән көткән Совет чоры сериалларын күрсәтә башлый. Шуларның беренчесен дүшәмбе киченнән башлап карый аласыз.

Күпләргә таныш «ТАСС уполномочен заявить…» телесериалы мавыктыргыч тарихка ия. Совет разведчиклары алдына катлаулы һәм куркыныч бурыч куелган — алар тиз арада Мәскәүдә яшәп, «Африка агымы» буенча барлык мәгълүмат килә торган оешмада эшләүче ЦРУ агентын ачыкларга тиеш. Бурычны тиз арада чишүдән аерым кешеләрнең генә язмышлары түгел, ә тулы бер дәүләтнең - Африканың Нагония иле язмышы куркыныч астына куела. Бурычны җаваплылар тиз арада чишә алырмы һәм кайсы герой серле чит ил шымчысы булып чыгар.

Сорауга җавапны һәр эш көнендә 21:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында иң яхшы «ТАСС уполномочен заявить…» шымчылык телесериалын карап белергә мөмкин.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!