Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
13.05.2019

“Шаян ТВ” каналына 6 ай!

12 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, хәер-фатихасын биреп, «ШАЯН ТВ» каналы ачылышында катнашкан гына иде, менә инде ярты ел гомер узып та киткән.

Ярты ел эчендә «Шаян ТВ» үз аудиториясен тапты, татар телендә уникаль мультфильмнар һәм тапшырулар белән яшь тамашачыларны сөендерде.

«Шаян ТВ» шулай ук студияле дә булды. Элек ул «ТНВ» студиясендә эфирга чыкты, ә 19 февральдә «Шаян ТВ» М. Горький урамы 15 йорт адресы буенча үз йортлы булды.

«Шаян ТВ» каналын «Триколор ТВ», «Таттелеком», «МТС», «Дом.ру» операторларында, шулай ук цифрлы мультиплексттан карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс