Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.02.2015

Шәмаил – ислам һәм милләт бизәге

Шәмаил – ислам һәм милләт бизәге

Иманлы йортның күрсәткече нәрсә дип сорасалар, «шәмаил» дип өздереп җавап бирергә мөмкин. Элекке заманда ул һәрбер татар-мөселман йортында булган. Шәмаилне ишек өстенә элгәннәр һәм ул явыз рухлардан саклый, йортка иминлек китерә, дип ышанганнар.


Совет чорында, хәтта дин тыелган заманда да, шәмаилләрне авыл җирләрендә яшертен генә сатып йөрүчеләр бар иде. Ә инде тагын да элегрәк чорларда гарәп язуын белгән кешеләр пыялага, буяу һәм көмеш кәгазь (фольга) кулланып, “Аятел-көрси” һәм Коръәннән бүтән кечерәк сүрәләр язып элгәннәр.

Сәнгатьнең бу тармагы бүгенге көндә гыйльми нигездә өйрәнелеп, дини уку йортларында да кертелә башлады. Шул өлкәдә эшләүче галим, әлеге теманы яктырткан берничә китап авторы һәм талантлы рәссамнарыбызның берсе - Рөстәм Шәмсутов.



Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм әфәнде шәмаил сәнгате хакында менә нәрсә ди: «Шәмаил» гарәп телендә «сыйфат», «кыйммәт» дигәнне аңлата. Ә иран сәнгатендә “изге картина” дигән мәгънәсе дә бар. Термин буларак - Ираннан, ә формасы сурәт ясау тыелган төрекләрдән килә. Аның сөнни һәм шигый юнәлешләре бар. Шәмаил ул - дини характердагы изге язма һәм бу гарәп язуында сайланган материал белән ассызыкланырга тиеш. Монда фольга, буяу кулланыла. Алар әсәрнең изге икәнлеген күрсәтә”.

Бездә беркайчан да шәмаилләрне киштә артына тыгып куймыйлар. Чыгарып атарга да ярамый. Татарларда гарәп язуына генетик планда сакчыл караш яши, аны изге әйбергә саныйлар.

- Ислам үзәге булмагач, бездә зур мәчетләр алай күп түгел, - ди Рөстәм әфәнде. - Әйтик, Төркия музейларында каллиграфия әсәрләре авторларның исемнәре белән саклана. Бездә хәл башкачарак, христианнар белән каршылык та бар бит. Алар үз идеологиясен көчләп тагарга тырышкан, шуңа күрә иконаларга каршы шәмаилләр ясап элгәннәр. Икона – сәнгать, шәмаил - метафора. Татар шәмаилләренең үз хасияте бар. Музейларда саклана торган, берәр бабай үзе белгәнчә язган әйбер бездә музей ядкәре, рухи байлык буларак кабул ителә. Алары да аз, без үз җәүһәрләребезне бөртекләп җыярга мәҗбүр. Ислам дәүләтләре үзәгендә алар бик күп. Аңа хәтта игътибар да итмиләр. Сәнгатьне вакыттан һәм урыннан чыгып бәяләргә кирәк.




Совет чорында гарәп графикасыннан баш тартып, никадәр байлыгыбызны югалттык.  Хәзер күпләребез гарәп язуын танымаса да, ул барыбер җанга якын. Мәгълүм булганча, узган гасырның 70нче елларында гарәп имласына Бакый Урманче әйләнеп кайта. Нәҗип Нәккаш, Раиф Мәрданов, Сәлим Гыйләҗетдинов, Фирдәүс Гыйрфанов, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Владимир Попов, Ришат Сәләхетдинов, Луиза Фәсхетдинова, Әлфия Хәлиуллина, Васил Ханнанов, Рушан Шәмсетдинов, тиешле белем туплап, җиң сызганып әлеге юнәлештә эшли. Димәк, мең елдан артык традициясе булган хөсне хат сәнгате дәвамчыларын табачак. Ул, һичшиксез, киләчәккә юл ярачак, ди белгечләр.

Тарихчы, венгр фольклорчысы Игнац Куношның шундый сүзләре бар: «Гарәп язуы гарәпләрнеке генә түгел, ә бөтен шәрыкныкы һәм ислам дөньясыныкы, барлык мөселманнарның мең елдан артык тарихка ия булган якты, изге язуы. Бу язу белән төркиләрнең үткән дәвердәге батырлыклары, аларның вөҗдан сафлыгы, рухи кыйммәтләре, күңел поэзиясе мәңгеләштерелгән».




Элекке заманда булачак дин әһелләрен дә матур язуга өйрәткәннәр. «Мөхәммәдия», «Галия» мәдрәсәләрендә каллиграфия дәресләре укытылган. Моңа бигрәк тә XIX гасыр урталарыннан игътибар итә башлаганнар. 1840 елда Гали Мәхмүтов Казан университетында укыта башлый. Хәзерге мәдрәсәләрдә дә хөсне хат керә, иске имла да укытыла.

Бу өлкәдә дан казанган Нәҗип Нәккаш безнең көннәрдә «хөсне хат» - матур язу белән гади халыкның аеруча кызыксына башлавын белдерә.



- Соңгы елларда тугралар ясата башладылар. Бигрәк тә гаилә тугралары модага кереп китте. Юбилейларга заказ биреп куялар, - ди хаттат. - Аларны татар нәкышләре белән бизим. Ул үзенә күрә бер реликвия, зур бер картина кебек. Анда, гадәттә, гаиләдәге һәр кешенең исеме языла һәм янында «Аллаһ рәхмәтен насыйп итсен!» дигәнрәк теләк тә була. Яңа төзелгән мәчетләргә эскизлар ясыйбыз. Соңгы вакытта зәркән эшләнмәләре өчен дә эскизлар эшлим. Хәзер мөселманнарга аталган беләзек, балдак, муенсалар әзерләнә. Башкалабызда гарәп язулары  - сирәк күренеш, алар урамнарны, биналарны бизәп тора дип әйтмәс идем. Түрәләребезнең күбесе бу әйбердән курка. Кайберләре аны бөтенләй белми һәм танымый. Җитәкчеләребез күргәзмәләргә йөрми бит. Аларның күбесе рус культурасында, маргиналь мәдәнияттә тәрбияләнгән. Көнчыгыш белән Көнбатышка табыналар, үзебездә нинди зур хәзинә барлыгын белмиләр. Шуңа күрә, Казанда кибетләрне, алай гына да түгел, мәчетләрне дә бик матур итеп бизәргә була. Мәчетнең исемен үк зур итеп язып куярга, гарәп язуын урамдагы элмә такталарда да файдаланырга мөмкин бит. Мең елдан артык кулланылган язу культурасын 1928 елда, төрки халыкларны аеру өчен, Сталин фәрманы белән бетерәләр, чөнки бу язу бөтен төрки дөньясын берләштереп торган. Бер язуны гына кулланганнар. Үтә дә нечкә сәясәт алып барылган, халыкны алдап,  гарәп язуын кириллицага күчерергә омтылганнар. Шунлыктан безнең никадәр зур мәдәни катламыбыз күмелеп калды, - дип үз фикерләрен җиткерә Нәҗип ага.




Тарихка күз салсак, мөселман дөньясында хаттат эшенең дәрәҗәле һөнәр буларак бәяләнгәнен күрәбез. Әүвәл заманнарда хәтта ил башлыклары, падишаһларның бу сәнгать белән мавыгуы һәм атаклы хаттатлардан дәресләр алуы мәгълүм.

Каллиграфия сәнгатенә багышланган хезмәтләрнең борынгы заманнарда языла башлап, безгә килеп җиткәннәре XVI-XVII гасырларга карый. XVI йөз хаттаты Миргали Хорави фикеренчә, матур язуның 5 төп шарты бар: язу кагыйдәләрен белү, сабырлык, авырлыкларны кичерә белү, яхшы язу әсбаплары булу, төгәл язу, кулның эшкә, язуга ияләнгән булуы.


Галимнәребез раслаганча, хаттатның үзенә генә хас каләм ясау һәм аның очын кисү серләре дә бар икән. Яхшы каләмне билгеләүче сыйфатлар: аның сыгылмалы булуы, төсе, озынлыгы һәм дөрес киселгән очы. Каләм очын кисәр өчен махсус пычак (“кәниф”) һәм такта (“микаттә”) кулланганннар. Стиленә карап, каләмнең очы төрлечә киселгән.

Кәгазь уйлап табылганчы, хаттатлар папирус, пергамент, тире, агач, сөяк һәм тукымаларга язган. Папирус Мисырда иң киң таралган язу материалы булган. Төньяк Африкада Коръән китапларын пергаментка язганнар. Аны бөтереп, яңа текстлар язу өчен  уңайлы материал буларак кулланганнар. Иранда кытай кәгазе VI гасырда ук билгеле була. Кытайда эшләнгән кәгазьне “кәгиз” дип, ә кәгазь белән сату итүчеләрне “кәгазриз” дип атаганнар. XI-XIII гасырларда кәгазь ясау остаханәләре бик күп булган. Шәкертләрне язарга өйрәтүдә башта ком, соңрак балчык сыланган такталар кулланылган.


Февраль аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Безнең гаилә шәмаиле” дигән акция игълан итте. Проектның максаты: халкыбызда рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту. “Шәмаилдә милләтебез һәм динебезнең гореф-гадәтләре чагыла. Бүген безгә милләтебезне, милли үзаңыбызны үстерергә кирәк. Хәзер кайберәүләр милләтне үстерергә кирәк, дип милли үзенчәлекләргә игътибар итми,  ә икенчеләре, киресенчә, милли асылыбызга кайту юлында дини үзенчәлекләрне истән чыгара. Ә шәмаил милли һәм дини гореф-гадәтләребезне бердәй чагылдыра. Акция уңаеннан шәмаилләр бәйгесе дә үткәреләчәк. Россия күләмендә оештырылган бәйгедә яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә катнаша ала”, - ди Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.  




Бәйге нәтиҗәләре 21 майда игълан ителер дип көтелә. Мәгълүм булганча, бу - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, акция уңаеннан махсус дәресләр үткәреләчәк. Шәмаил ясаучылар теләгән һәр кешегә үз осталыкларының серләрен ачачак. Шулай ук шәмаилгә багышланган түгәрәк өстәлләр оештыру да күздә тотыла.

Никах көнендә яшь парларга шәмаил бүләк итү гадәтен дә кертеп җибәрәселәре килә. “Әти-әниләр яңа гына гаилә корган парларга шәмаил бүләк итсә, анда берничә буын ата-баба исеме теркәлгән шәҗәрә дә урын алса, нинди күркәм булыр иде. Коръән сүрәләре язылган шәмаилләр иң кыйммәтле бүләк булачак. Шушы матур гадәт яңадан кайтарылса, ул дини һәм милли асылыбызны онытмаска бер сәбәп булыр иде”, - ди Нияз хәзрәт.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20