Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2015

"Сименс" компаниясе белән Туполев исемендәге КИТТУ (КАИ) арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

"Сименс" компаниясе белән Туполев исемендәге КИТТУ (КАИ) арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды  "Сименс" компаниясе җитәкчеләренең Татарстанга сәфәре - ниятләнгән планнар кысаларында безнең проектлар тормышка ашырылачагына яхшы дәлил. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сименс" компаниясенең Россия һәм Үзәк Азиядәге президенты, "Сименс АГ" вице-президенты Дитрих Меллер белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм бүген республикада тормышка ашырыла торган кайбер инвестицион проектлар турында кыскача таныштырып узды. Аерым алганда, ул  Түбән Камага кичәге сәфәре хакында хәбәр итте, анда зур инвестицион проектлар "ТАИФ" компанияләр төркеме җитештерү предприятиеләрендә тормышка ашырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы да, олефин комплексын модернизацияләү дә, этилен җитештерү буенча яңа комплекс та, Түбән Кама сәнәгать мәйданчыгында газ тәэминаты системасында җитди проектлар да. "Энергетика өлкәсендә безнең планнар зурдан", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

"Бүгенге очрашу - без имзалаган килешүне тормышка ашыру барышын карау өчен менә дигән мөмкинлек, - диде Рөстәм Миңнеханов Дитрих Меллерга мөрәҗәгать итеп. - Сәяси каршылыклар һәм авырлыкларга карамастан, сезнең сәфәр - ниятләнгән планнар кысаларында безнең проектлар тормышка ашырылачагына яхшы дәлил. Сезнең компаниянең икътисади проектларда катнашып гына калмыйча, безнең мәгариф программаларында да катнашуы сөендерә. Киләчәктә уртак хезмәттәшлек өчен безгә алга барырга кирәк".

Рөстәм Миңнеханов аерым ассызыклаганча, катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, Татарстан белән Германиянең товар әйләнеше бер елда 17 процентка арткан.

Дитрих Меллер, үз чиратында, "Сименс" компаниясенең Россиядә 160 елдан артык эшләвен билгеләп үтте. "Без Татарстан белән стратегик килешү имзаладык һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә ниятлибез", - дип белдерде ул.

Очрашу барышында "Сименс" компаниясе белән Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник универитеты (КАИ) арасында хезмәттәшек турында килешүгә кул куелды. Рөстәм Миңнеханов катнашында документы "Сименс" компаниясенең Россия һәм Үзәк Азиядәге президенты, "Сименс АГ" вице-президенты Дитрих Меллер һәм КИТТУ ректоры Альберт Гыйльметдинов имзалады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20