Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2017

Синоптиклар Россиядә якындагы 10 елда салкын җәй ышандыра

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хезмәткәрләре Россиядәге салкын җәй якындагы 10 елда гадәти хәлгә әйләнергә мөмкин, дип кисәтә. «Российская газета» язганча, бу үзгәрешләр глобаль җылыну сәбәпле килеп чыга.

Экватор һәм котыплар арасында температура аермасы кимү һава торышындагы үзгәрешләргә китерә. Россия киңлекләре өчен һәрчак һава агымының көнбатыштан көнчыгышка таба күчүе хас.

Хәзер исә илдә һава циркуляциясе билгеләнә. Ул Арктиканың салкын җилләреннән тора. Синоптиклар, әлеге вазгыять якындагы 10 елда күзәтеләчәк, дип фаразлый.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин