Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2017

Скейтбординг көнендә алып баручылар тактада шуарлармы?

Чәршәмбе иртәсендә «Народный будильник» тапшыруының позитив алып баручылары Халыкара скейтбординг көнен билгеләп үтә. Гадәти булмаган спорт төренең бәйрәм тарихы кайчан башланган һәм аңа нинди вакыйга сәбәпче булган?

Халыкара скейтбординг көне ел саен 21 нче июньдә билгеләп үтелә. Мондый билгеле көн 2004 нче елда Халыкара Скейтборд Компанияләре Ассоциациясе тарафыннан уздырыла башлый. Русиядә спорт бәйрәмен беренче тапкыр 2006 нчы елда билгеләп уза башлыйлар. Быел исә тантаналар илдә 12 нче тапкыр уздырыла. Спорт бәйрәмен кемнәр билгеләп уза?

Халыкара скейтбординг көне барлык скейтта шуарга яраткан ханым-әфәнделәр бәйрәме исәпләнә. Яшьләр арасында скейтбординг иң популяр «такта мәдәнияте» санала. Шулай булса да, өлкән буын арасында да скейтта шуып, берничә истә калырлык алымнар ясарга яраткан спорт сөючеләр очрый. Тантаналы көнне массачыл шуулар оештырып һәм зур ярышлар белән бөтен дөнья экстремаллары билгеләп уза.

Һәр эш көне иртәсендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы үз тамашачыларын күтәренке кәеф чыганагы булган «Народный будильник» тапшыруы белән шатландыра. Чәршәмбе, 21 нче июнь, яраткан тапшыруыгызны гадәтләнгән вакытта - 8:10 сәгатьтә карамыйча калмагыз. «Народный будильник» - безнең белән уяныгыз!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!