Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.11.2015

Сәламәтлек саклау өлкәсендә ришвәтчелеккә чик куюның бер чарасы буларак Медицина хезмәткәрләренең этик кодексы кабул ителгән

Сәламәтлек саклау өлкәсендә ришвәтчелеккә чик куюның бер чарасы буларак Медицина хезмәткәрләренең этик кодексы кабул ителгән Быел гражданнардан коррупция очракларына бәйле рәвештә килгән мөрәҗәгатьләрнең 9ы буенча медицина хезмәткәрләренә мөнәсәбәттә дисциплинар характердагы карарлар кабул ителгән.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте. Көнкүреш өлкәсендә коррупциягә чик кую мәсьәләләренә багышланган очрашуда шулай ук ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров катнашты.

Алексей Панкратов билгеләп узганча, көнкүреш коррупциясе чагылышлары, нәтиҗәләре ачыктан-ачык ярылып ятмаса да, Россиядә, шул исәптән Татарстанда, даими рәвештә үткәрелә торган социологик сораштырулар ришвәтчелекнең бу “тыныч” төренең халыкка тәэсир дәрәҗәсенең, вазифаи затлар, түрәләр катнашындагы коррупцион җәнҗаллар белән чагыштырганда, югарырак булуын күрсәтә. Ул 2013 елда ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча совет утырышы уздырылуын искәртеп, анда әлеге проблемага аерым игътибар бирелүен, халык белән күпләп эшли торган министрлыклар, ведомстволарга мөнәсәбәттә киңәш-тәкъдимнәр кабул ителүен ассызыклады.

Илдар Фатыйхов сәламәтлек саклау системасының дәүләт хезмәтләре арасында иң зур ихтыяҗга ия тармакларның берсе булуына, шуңа бәйле рәвештә, граждан һәм медицина хезмәткәре турыдан-туры аралашканда ришвәтчелек куркынычы үсүенә басым ясады. Бу өлкәдә көнкүреш коррупциясенең соңгы елларда гына барлыкка килмәвен, моның күптәнге проблема булуын ассызыклады. Сәламәтлек саклау министры урынбасары ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы социаль-икътисади тикшеренүләр комитеты уздырган социологик сораштыру нәтиҗәләренә тукталып, быел сораштырылучыларның 52 проценты медицина учреждениеләрендә ришвәтчелек чагылышлары белән очрашуы турында белдергән, диде. 2012 елда бу күрсәткеч 65 процент булган. Билгеле бер уңай динамика күзәтелүгә карамастан, бу тынычланыр өчен сәбәп түгел, дип билгеләп үтте бу уңайдан Илдар Фатыйхов. Алга таба ул әлеге проблеманың сәбәләренә аерым тукталды. “Иң беренче чиратта, халыкта табибны ничек булса да бәхилләү, аңа нәрсә дә булса бирү зарурияте, медицина хезмәткәрләрендә исә дәваланучылардан аерым мөнәсәбәт, ниндидер бүләк көтү турында калыплашкан фикер яши”, – дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары. Ул китергән мәгълүматларга караганда, быел гражданнардан коррупция очракларына бәйле рәвештә килгән мөрәҗәгатьләрнең 9ы буенча медицина хезмәткәрләренә мөнәсәбәттә дисциплинар характердагы карарлар кабул ителгән.

Илдар Фатыйхов фикеренчә, халыкның үз хокуклары турында белмәве, медицина тармагында кадрлар җитешмәве дә – ришвәтчелек куркынычы булдыра торган сәбәпләр.

Әлеге проблемаларны хәл итүнең бер чарасы буларак Медицина хезмәткәрләренең этик кодексы әзерләнгән. Әлеге документ Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе белән берлектә эшләнгән.

Илдар Фатыйхов билгеләп үткәнчә, халыкка үз хокуклары турында мәгълүмат ирештерүдә иминият-медицина оешмалары каршындагы Call-үзәкләрнең роле зур. Аларның телефон номерлары медицина учреждениеләрендәге мәгълүмат такталарында урын алган. “Һәркем табиб белән аралашуда, шул исәптән ришвәтчелек очрагына бәйле рәвештә туган мәсьәләләрне шушы Call-үзәкләргә шалтыратып хәл итә ала”, – диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Моннан тыш, ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендә мәгълүмати технологияләрдән файдалану, аерым алганда, табибка электрон чират ярдәмендә язылу, электрон медицина картасы гамәлдә. Югары технологияле медицина ярдәмен оештыру кысаларында авыруларны маршрутлау белән шөгыльләнә торган диспетчерлык үзәге эшли. Шул рәвешле, пациентларга кирәкле медицина учреждениесенә административ киртәләргә юлыкмый эләгү мөминлеге булдырыла.

Марат Гафаров ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада “2015-2020 нче елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы, бу юнәлештә шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ведомство программасы кабул ителгәнен искәртеп үтте. Министрлыкның барлык норматив хокукый актлары коррупциягә каршы экспертиза узып, ведомствоның рәсми сайтында урнаштырыла, диде ул.

Марат Гафаров сүзләренчә, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалу буенча җаваплы зат билгеләнгән. Шулай ук хезмәткәрләрнең дипломнарының чын булу-булмавы тикшерелә. Бүген ведомствога караган учреждениеләрнең берсендә ялган документлар белән эшкә урнашуның 2 очрагы ачыкланган, әлеге хезмәткәрләр эштән җибәрелгән.

Моннан тыш, министрлыкның дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә коррупциягә каршы тору максатында билгеләнгән чикләүләр, тыюлар турында мәгълүмат ирешетерелә, бу темага ТР прокуратурасы, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре катнашында семинарлар үткәрелә, дип сөйләде Марат Гафаров. Ул билгеләп узганча, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренәдә, социаль яклау учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларының берсе булган “Электрон чират” системасы гамәлдә.

Шуны искәртеп үтәргә кирәк: гражданнарның коррупциягә кагылышлы мөрәҗәгатьләре (843) 557-21-63 номеры буенча ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “ышаныч телефоны”на, шулай ук ведомствоның рәсми сайтындагы Интернет-кабул итү бүлмәсенә кабул ителә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20