Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2017

Смартфонлы балаларның 60 процентында бет бар - Оксфорд галимнәре

Британиянең Джон Рэдклифф хастаханәсендә тикшерү уздырганнан соң, Оксфорд университететы белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән: смартфон тотып утыручы балаларның 62,5 проценты педикулез — бетләүдән интегә. Шул ук вакытта смартфон кулланмый торган балаларның да 29,5 процентының бетләгән булуы ачыкланган.

Тикшеренү нәтиҗәләре дерматологларның Ливерпуль шәһәрендә уздырыла торган еллык конференциясендә хәбәр ителгән, дип яза Газета.ру. Хастаханәгә мөрәҗәгать иткән ата-аналардан ай дәвамында анкета тутыртканнар. Шундый 92 сораулыкта 202 бала турында мәгълүмат тупланган.

Моннан чыгып, белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән: смартфон тирәсенә җыелышкан балалар бер-берсенә бик якын утырганга күрә, бет берсеннән икенчесенә бик җиңел күчә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин