Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2015

Социаль хезмәткәр – һөнәр генә түгел

Күп кенә ялгыз кешеләр өчен алар хәтта иң кадерле затларга әйләнә. Киң күңелле, игътибарлы һәм сабыр шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга булыша һәм аларда үз көчләренә ышаныч уята. Социаль хезмәткәр – ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт.

- Соңгы елларда безнең республикада гражданнарга хезмәт күрсәтүнең инновацион формалары һәм ысуллары пәйда булды, бу халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасының камилләшүе дигән сүз. Әмма нинди генә үзгәрешләр һәм яңалыклар кертелмәсен, социаль хезмәткәрләрнең белем һәм тәҗрибәсе, изгелегеге һәм кайгыртулы мөнәсәбәте, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер булуы уңышлы эшнең төп шарты булып тора, - дип билгели Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Марсель Имамов.

8 июнь — социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Бу көнне В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус академия театрында бу уңайдан тантаналы бәйрәм чарасы узды. Социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Республикабызда әлеге тармакта бик зур коллектив – 9 мең кеше эшли, ялгызларга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә хезмәт күрсәтүче 130 оешма бар.  Терәк булырдай җилкә һәм җылы сүз белән юатучы таләп ителгәнннәр саны исә Татарстанда 500 меңнән артык.

Соңгы елларда социаль якланмаган катлауларга булышу өчен күп эшләр эшләнгән, бу юнәлештә республика программалары гамәлгә ашырыла, социаль хезмәтләрнең матди-техник базасы яхшыртыла. Шулай да, безнең алда әле тагын да зуррак бурычлар тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

- Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дәүләттән реаль ярдәм күрергә тиеш. Хакимият барлык кешеләргә дә бертигез карарга тиеш. Әмма авыр тормыш шартларына эләккән кешеләр аерым игътибар таләп ителә. Без бу категория кешеләргә тулы кыйммәтле тормыш белән яшәү өчен шартлар булдырырга тиеш, - диде үз чыгышында Татарстан лидеры һәм башкарган эшләре өчен ихлас күңелдән барлык социаль хезмәткәрләргә  рәхмәт әйтте.

Тантаналы чарада хезмәт алдынгыларына “Татарстан атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” мактаулы исемнәре бирелде.  Шулай ук, бәйрәмдә “Татарстан Республикасының иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре” республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Социаль эшчәнлек буенча иң яхшы белгечләр, социаль педагоглар, тәрбиячеләр, психологлар, шәфкать туташлары, инвалидларны тернәкләндерү буенча белгечләр дә игътибарсыз калмады, лаеклы бүләкләрен алды. Акылы зәгыйфь балалар өчен Югары Отар балалар йорт-интернаты директоры Имаметдин Гәрәев “Ватан каршындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә орден медале белән бүләкләнде.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20