Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2017

Социаль проект беренче нәтиҗәләрен барлый

Гаилә көнендә башлап җибәрелгән «В объективе ТНВ — большая семья» социаль проекты үз киңлекләрен җәелдерә бара. Социаль проектның максаты бәхетнең күплектә һәм зур гаиләдә булуына төшендерү, татарстанлыларга бәхет төшенчәсенең баш кыйммәтләрен искә төшерү.

Ике ай дәвамында телеканалда социаль проект нигезендә зур эшләр башкарылды. «Яңа Гасыр» телеканалының һәр программасы зур проекттан читтә калмаска вәгъдә итте. Популяр «7 дней» тапшыруы һәр атнада Яңа Гасыр" телеканалы белән ял иткән күпбалалы гаилә турында махсус сюжет әзерли һәм тамашачыларына тәкъдим итә. Ике ай дәвамында «7 дней» тапшыруы ике күпбалалы гаиләгә социаль проблемаларын хәл итәргә ярдәм иткән: Яшел Үзән районының Шиһаповлар гаиләсенә инвалид коляскасы алу моңа кадәр башкарылмыйча торса, тапшыру сюжетыннан соң аларга ярдәм күрсәткәннәр, ә Казанның сигез балалы Гришиннар гаиләсенә хакимият торак шартларын яхшыртырга вәгъдә биргән.

Шул тәртиптә башка тапшырулар да хезмәт куя. Мисал өчен, иртәнге «Манзара» һәм «Народный будильник» тапшырулары кунакка күпбалалы гаиләләрне чакыра. «Трибуна «Нового Века» тапшыруы ток-шоу форматында «Большая семья — «за» и «против» һәм «Разводы — «за» и «против» чыгарылышлары уздырып, җәмгыятьнең бу иҗтимагый күренешләргә фикерен тикшерде. «Таяну ноктасы» тапшыруы үз чыгарылышларында атнага бер мәртәбә гаилә темасына кагылышлы ток-шоу чыгарылышлары оештырды һәм мөһим гаилә проблемаларын хәл итү юлларын эзләде. Шулай ук күпбалалы гаиләләр хакында сюжетлар һәрдаим «Татарстан хәбәрләре» һәм «Новости Татарстана» чыгарылышларында күрсәтелеп барды.

Социаль проектка тәмамлану вакыты итеп октябрь ае сайланган. Бу вакытка телеканалда зур ток-шоу оештырып, социаль проектның нәтиҗәләрен барларга уйлыйлар.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин