Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.02.2015

Соңгы матчта «Ак Барс» «Нефтехимик» белән уйный

КХЛ чемпионаты даими беренчелегенең соңгы матчлары уза. Бүген Түбән Камада 19.00 сәгатьтә Казанның “Ак Барс” командасы “Нефтехимик” белән очраша.
Матчта Алексей Белов, Сергей Кулаков, Петр Алешин, Александр Нестеров судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә. “ТНВ” – “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы хоккей җанатарларына турыдан-туры трансляция тәкъдим итә.
Бу сезонда көндәшләр бер-берсе белән 4 тапкыр уйнады: Түбән Камада – 3:2 (Малыхин, Никулин, Песонен; Я.Альшевский, Секстон) һәм 4:1 (Малыхин, Варнаков, Бурмистров, Петров; Эронен), Казанда – 3:2 (Петров, Брукбэнк, Азеведо; Секстон, Андерсон) һәм 1:2 (Мирнов; Здунов-2). Көндәшләр Россия чмпионатында барлыгы 65 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 44 җиңү, 5 тигез исәп, 16 җиңелү, дип хәбәр итә “барс”лылар матбугат хезмәте.

("Татар-информ") 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20