Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2017

Сораштыру мәгълүматлары: Россиядә яшәүчеләрнең 84 проценты үзен бәхетле саный

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең җәйге сораштыруы мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге — 84 проценты, үзен бәхетле дип саный. Бу сан быелгы язгы рекордлы күрсәткечне (85 процентны) кабатлый. Бу хакта «Известия» басмасы җиткерә.

Белгечләр билгеләп үтүенчә, Россия халкы өчен бәхетле тормышның төп факторлары үзгәрешсез калган: беренче урында — гаилә иминлеге (33 процент). Гаиләдә балалар булу да шактый халыкны (14 процент) бәхетле иткән. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты бәхетле булуда төп күрсәткеч итеп, үзеңне яхшы хис итү, дип белдергән.

Респондентларның 10 проценты матди проблемаларга бәйләп, тагын 5 проценты сәламәтлек какшау һәм эшсезлек аркасында үзләрен бәхетле хис итә алмауларын җиткергән.

«Матди хәл кешеләрнең күңел халәтен билгеләүдә бердәнбер күрсәткеч түгел, — дип белдергән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге әйдәп баручы белгече Олег Чернозуб.- Икътисади авырлыклар критик характерда булмаганда, гаиләдәге иминлек һәм нормаль сәламәтлек яхшы кәеф өчен җитәрлек».

Сораштыру 29 июнь — 1 июль көннәрендә 18 яшьтән өлкән Россия гражданнары арасында уздырылган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин