Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
20.09.2017

Совет чорының “Противостояние” детективы яңа атнадан экраннарга чыга

Сез яраткан Совет чоры сериаллары «Яңа Гасыр» телеканалында дәвам итә. Дүшәмбедән зур җинаятьченең эзенә төшү тарихын тасвирлаган «Противостояние» күп серияле нәфис фильмын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы экраннарында күрә аласыз.

Ерак 1985 нче елны Совет киностудияләре тарафыннан төшерелгән «Противостояние» сериалы криминаль детектив жанрына корылган. Фильмның нигезендә җинаятьчел тарих ята - Рәсәйнең төньяк шәһәрләренең берсендә милиция алтын приискаларында эшләп, өенә кайтып барган ир-ат үтерелешен ачыклый. Тикшерүчеләр җинаять эшендә төп гаепле саналган Григорий Меленконың эзенә төшәләр. Шунысы да ачык: эш никадәр алга барган саен, шулкадәрле буталчыграк була бара. Җинаять эшен тикшерү барышында чын Меленконың сугышта һәлак булуы ачыклана. Ялгышулар бу очракта була алмый, димәк кемдер аның исемен урлаган. Җинаятьче бөтенсоюз эзләвенә куела. Тикшерүләр зур көч белән бара, ләкин җинаять кылулар дәвам итә…

Начар адымнарга чик куелып, хокук сагындагылар җинаятьченең эзенә төшәрләрме? Сорауга җавапны һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Противостояние» сериалын карап белергә мөмкин. Сериалны «Яңа Гасыр» каналында 21:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии