Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2016

Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның юбилеен тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр

Бүген Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәм улы Әхтәмовның (1926-2014) тууына 90 ел. Шул уңайдан Казанның Космонавтлар урамындагы ул яшәгән йорт янында тантаналы митинг узды.

Чарага батыр якташыбызның якыннары, туганнары, дуслары, аны белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр, мәктәп укучылары килгән иде. Рәсми затлардан Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Дамир Динниулов чыгыш ясады. Митингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Сабир Әхтәмовның кызы Эльза Кантимерова да катнашты.



Ренат Тимерҗанов Сабир Әхтәмовны бик сабыр, тыйнак кеше буларак искә алды. “Без аңарга нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ул беркайчан кирек акмады, каршы килмәде. Республиканың гына түгел, илебезнең теләсә кайсы почмагына да китеп барырга әзер иде. Шундый кеше белән бергә эшли алуыбызга без бик шат”, - диде һәм Бөек Ватан сугышы герое үзеннән соң калдырган мирасны буыннан-буынга тапшырырга тиеш булуыбызны билгеләп үтте.

Сабир Әхтәмов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр куелгач, герой хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Митингта чыгыш ясаган Борис Кузнецов Сабир Әхтәмов каршында баш июен белдерде. “Әлеге малай 16 яшендә үзе теләп сугышка киткән. Дәүләтебез, хәрбиләребез, халык уңышка ирешсен өчен ул барысын да бирде”, - диде һәм чарада катнашучыларга шәхси бәхет, барысының да 90 га кадәр яшәвен теләде.



Чарага килүчеләр игътибарына Сабир Әхтәмовның яшьлек хатирәләреннән өзек укылды.

Сабир Әхтәмов 1926 елда күмәк хуҗалык тимерчесе гаиләсендә туган. 7 балалы гаиләдә — ул иң өлкәне. “41 елда әти сугышка китте. Мин тимерче һәм гаиләне туендыручы булып калдым. Гаиләдә − әни һәм берсеннән-берсе кечкенә 7 бала. Тимерчелектә мин чын хуҗа идем, сугыштан яраланып кайтучыларны үземә ярдәмче итеп алдым. Эш барды. 40 нчы еллар башында очкызларны күрү сирәк күренеш иде, бигрәк тә авыл өстендә. Ә бу юлы безгә уңыш елмайды: “кукурузник”! Түбәнгәрәк, түбәнгәрәк, һәм менә ул җиргә утырды. Бөтен авыл халкы җыелды! Чын очкыч бит! Очучы тимерче эзли иде. 
- Бакның тишеген эретеп ябыштыра аласыңмы?- ди бу миңа. 
- Ничек ябыштырмыйм ди инде? Әлбәттә, алам!
Без аның белән очкычның бензин багын салдырып, тишелгән урынны эретеп ябыштырдык. 
- Очып карыйсың киләме?- дип сорый очучы миннән. 
Бу сүзләргә мин ышанмадым да. 
-Әлбәттә, телим! 
Ул мине күкләргә менгезде. Өстән бар да шундый кечкенә күренә!
... Бу вакыйгадан соң авылда: “Сабир очкычны төзәтте” дигән сүз таралды. Очкыч багын түгел, ә очкычны! Бар да минем белән горурланды, мин дә...”



Эльза ханым “Татар-информ” МА корреспондентына белдергәнчә, Сабир ага мактанырга яратмаган, зарланмаган, кешегә ялынмаган, бар нәрсәне дә үзе, үз куллары белән эшләгән. “Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр мөстәкыль булды, бар нәрсәне үзе эшләде. Хәтта бакчада да бөтен яшелчәләрне үзе утырта иде”, - дип хәтер яңартты ул.

Эльмира Зарипова да Сабир Әхтәмовка кагылган истәлекләре белән бүлеште. “Мин үзем дә Космотавтлар урамында яшәдем һәм якындагы 121 нче мәктәптә укыдым. Сабир ага Әхтәмовның безнең мәктәпкә килүен бик яхшы хәтерлим. Аның сугыш турында булган хатирәләрен без бик яратып тыңлый идек. Безнең белән бер урамда Советлар Союзының тере герое яшәве — безнең өчен чын могҗизага тиң иде”, - диде ул.

Тантанада Сабир Әхтәмовның яраткан артисты Миңгол Галиев “Киек казлар” җырын башкарды. “Без Тукай оныклары” конкурсында гран-при яулаган Камилә Йосыпова да митингта туган җир турында җырлады.

Митингны күреп, урамнан узып баручылар да халык төркеменә кушылды. Казанлылар, шул рәвешле, Советлар Союзы Героен искә алды. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20